Шәһәребезнең үзәк стадионында “Татарстан чаңгы юллары - 2015” чаңгы ярышлары узды.
Һәр катнашучыга, яшь үзенчәлегенә бәйле рәвештә, 1 һәм 1,5 км араны узарга кирәк иде. Бу көнне чаңгыга 300дән артык кеше басты. Яшьтәшләре арасында 1 нче урынны түбәндәге чаңгычылар алды: Анатолий Мордвинов (1 нче мәктәп), Юлия Калинина (2 нче мәктәп), Фәния Григорьева (суд), Тимур Васильченко (3 нче урта мәктәп), Лилия Минһаҗева (Татар Мөшегесе), Илгизәр Шагалиев (башкарма комитет), Тимур Яруллин (тикшерү изоляторы), Айдар Гарифҗанов (1 нче мәктәп), Екатерина Муринова (1 нче мәктәп), Руслан Петров (1 нче мәктәп), Анна Елхова (авыл хуҗалыгы техникумы), Айдар Габдрахманов (техникум), Айгөл Хәбирова (техникум), Айрат Сабиров (техникум), Ләйсинә Сабирова (техникум), Радик Нәҗмиев (Олимп) һәм Рәмзия Нәҗмиева (3 нче мәктәп).