ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2015 ел
дүшәмбе

Ике дистәгә якын ветеран башта рәхәтләнеп үзләрен хөрмәтләгәнне тыңлады, аннан соң авыл җирлеге һәм мәктәп укытучылар әзерләгән тәмле ри­зыклар куелган өстәл артында сөйләшеп утырды.

Шәһәребездә кыяр үстерү белән шөгыльләнүче Вильсур Хәлиуллинга телефон аша шалтыратып хәлләрен белешкәндә, кыярларның кайчан уңыш бирүе белән кызыксынгач, ул: “Аллаһы Тәгалә кайчан бирә – шунда була” дип кыска гына җавап кайтарган иде. Ә өйләренә барып, тормышлары һәм эш процессы белән танышкач, үз көчләре, үз тырышлыклары белән уңышка ирешүче кешеләр икәненә төшендем.

Бавлы районында 15-17 яшьлек кызлар һәм егетләр арасында билбау көрәшенең республика беренчелеге узды.
Россия Федерациясе чигендәге һәм Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсе чик буе ветеринар контроль бүлеге инспекторлары дөньяда катлаулы эпизоотик хәл булуы хакында кисәтә.

27
март, 2015 ел
җомга

Ел саен әле бер, әле икенче төбәктә Татарстан Республикасының урта медицина белем бирү учреждениеләре студентлары арасында үткәрелеп килүче "Татар кызы-2015" республика бәйгесенең быелгысы Минзәләдә узды.

Аю мәктәбе икенче ел рәттән үзенең бинасында Минзәлә районының авыл мәктәпләре арасында өстәл теннисы буенча турнир уздыра.

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар арта барганлыктан, Идарәче компания март аен ТКХ өлкәсендәге бурычларны җыю айлыгы буларак игълан иткән. Әлеге компания хезмәткәрләре суд приставларын да ярдәмгә чакырган.

Татарстанда хәйриячелек – республика дәүләт сәясәтенең бер өлеше. Кичә Казандагы “Корстон”да республикада ел саен үткәрелеп килүче ”2014 ел хәйриячесе” республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Анда катнашучыларны Татарстан Республикасы лидеры Рөстәм Миңнеханов котлады, республика конкурсында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

26
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Минзәлә теарт сәхнәсендә бөтен республикадан 14 студенлык коллективы чыгыш ясады. Безнең районнан Минзәлә авыл хуҗалык техникумы чыгыш ясады.

25
март, 2015 ел
чәршәмбе

Җир кишәрлеген, милекне тулаем яки күпмедер өлешен кабат рәсмиләштергәндә, якын туганнарга (ата-аналарга, абый- апаларга) бүлеп биргәндә, межалау үткәргән очракта, транспорт чарасының номеры үзгәргән вакытта учеттан төшерелгәндә, двигателе алыштырылганда, документлар кабаттан торгызылганда, утильләштерелгәндә салым органына барып бу хакта аңлатма бирергә һәм тиешле документларны күрсәтергә кирәк. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International