Изгелекләре сокландыра

2015 елның 27 марты, җомга

Татарстанда хәйриячелек – республика дәүләт сәясәтенең бер өлеше. Кичә Казандагы “Корстон”да республикада ел саен үткәрелеп килүче ”2014 ел хәйриячесе” республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Анда катнашучыларны Татарстан Республикасы лидеры Рөстәм Миңнеханов котлады, республика конкурсында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

 «2014 ел хәйриячесе» республика конкурсында Минзәлә муниципаль районыннан район Советы депутаты, “РИ-Групп” ҖЧҖ җитәкчесе Эдуард Куз­нецов (бүләкләнүчеләр арасында сулдан икенче) “Кече бизнес предприятиеләре” номинациясендә җиңү яулады.

Безнең белешмә

Эдуард Кузнецов Матвеевка авылындагы су башня­сын материал биреп ремонтлатты. Шушы авылдагы “Тургай” балалар приютына һәрдаим ярдәм итеп тора, җирлектәге мәктәпләргә, Халыкара өлкәннәр көнендә, Яңа ел, 8 март һәм 23 февраль кебек бәйрәмнәрдә дә рухи һәм матди ярдәме зур аның. Җирлектәге со­циаль әһәмияткә ия булган объектлар торышы да депутатның игътибар үзәгендә. Әйтик, Иске Матвеевка авыл клубының түбәсе тузган була, ул аны да үз акча­сына яптырды. Районыбызда төзелгән участок уполно­моченныйлары өчен төзелгән йортларны төзүгә дә ул үз өлешен кертте. Ел саен район күләмендә үткәрелә торган “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” кебек чараларда, милли бәйрәмебез – Сабантуйларда да хәйриячелек ярдәме күрсәтә. Безнең депутатыбыз, замандашыбыз, үз хезмәте, үз үрнәге белән дөньяны мөмкин кадәр күркәмрәк итәргә омтыла.

Эдуард Иванович районда актив эш алып барганы өчен район башлыгының Мактау грамотасына һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатына лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International