СУД ПРИСТАВЛАРЫ ЯРДӘМЕ

2015 елның 27 марты, җомга

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар арта барганлыктан, Идарәче компания март аен ТКХ өлкәсендәге бурычларны җыю айлыгы буларак игълан иткән. Әлеге компания хезмәткәрләре суд приставларын да ярдәмгә чакырган.

Уртак эш нәтиҗәсендә күпфатирлы йортларда яшәү- челәргә бурычларын каплауны кисәтеп 350 искәртмә таратыл­ган, 30 бурычлыга карата ком­муналь хезмәтләр күрсәтүне өзү яки чикләү чарасы кулла­нылган, 17 суд приказы чыга­рылган, 22 фатир хуҗасының милкенә арест салынган. Бу чаралар ТКХ хезмәтләре өчен бурычларны 300 мең сумнан күбрәккә киметергә ярдәм иткән.

“Шушы юнәлештә эшне алга таба да дәвам итәчәкбез, кыен хәлдә калмас өчен минзәләлеләргә түләүләрне үз вакытында каплап барырга тәкъдим итәбез”, ди Идарәче компания директоры Виталий Цветков.

Гражданнарның түләү дис­циплинасына бәйле бурычла­ры хакында РФ Торак кодексы маддәләре белән menzela.ru сайтында танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International