“Ачык ишекләр”гә рәхим ит

2015 елның 25 марты, чәршәмбе

Җир кишәрлеген, милекне тулаем яки күпмедер өлешен кабат рәсмиләштергәндә, якын туганнарга (ата-аналарга, абый- апаларга) бүлеп биргәндә, межалау үткәргән очракта, транспорт чарасының номеры үзгәргән вакытта учеттан төшерелгәндә, двигателе алыштырылганда, документлар кабаттан торгызылганда, утильләштерелгәндә салым органына барып бу хакта аңлатма бирергә һәм тиешле документларны күрсәтергә кирәк.

Салым түләүчеләр белән мәгълүмати-агарту эшләре алып бару һәм халыкның са­лым түләү буенча грамоталы­лыгын арттыру максатыннан “Ачык ишекләр” дип аталган Бөтенроссия акция үткәрелә. Әлеге акцияләрдә һәр граждан үзен кызыксындырган сорау­ларга җавап алудан тыш, он­лайн сервисларга мөрәҗәгать итү һәм “Физик зат буларак салым түләүченең шәхси ка­бинеты” урнашкан интернет- сервиска керү өчен “доступ” та тәкъдим ителәчәк.

Акция 27 март һәм 24 апрель көннәрендә сәгать 9дан кичке 8гә кадәр, ә 28 март, 25 апрель көннәрендә 10нан 15 сәгатькә кадәр уздырыла, дип хәбәр итә федераль салым хезмәтенең ТР буенча 9нчы санлы района­ра салым инспекциясенең са­лым түләүчеләр белән эшләү бүлеге.

Әлеге материал хакында тулырак menzela.ru сайтын­нан укый аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International