ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Идел буе Арбитраж суды тарафыннан оештырылган түгәрәк өстәлдә ТРның Кадастр палатасы юридик бүлеге начальнигы Динара Хөсәенова кадастр учетына кую буенча килеп туган актуаль мәсьәләләр һәм кулланыла торган хокукларның асылы хакында чыгыш ясады. 

27 июнь – Бөтенроссия яшьләр көне. 


24
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
Әтрәкле авылында ярминкәнең чираттагысы 28 июнь көнне, иртәнге 9 сәгатьтә башлана. Анда авыл җирлегендә яшәүчеләр Минзәләдән генә түгел, Ак­таныш һәм Мөслим районнарында яшәүчеләр дә үзләренең шәхси хуҗалыкларында җитештерелгән продукцияләрен дә, кул эшләнмәләрен дә сата ала.

Республикада, шул исәптән районыбызда игълан ителгән санитар-экологик икеайлык тәмамланса да, оешма-предприятиеләр үзләренең һәм үзләре янындагы территорияләрен, шәхси йорт хуҗалары шулай ук үзләренең йорт тирәләрен, һәрвакыт карап, чистартып, үскән үләннәрне чабып-җыештырып торырга тиешләр. 


23
июнь, 2015 ел
сишәмбе

Кадрәк авылында яңа төзелгән модульле ветеринария пунктын ачу тантанасы булды. 

Шәһәребезнең Изыскательләр урамындагы 1/4 йортында дәүләт программасы буенча капиталь ремонт бара. 

1 июньнән Россия Пенсия фондының территориаль органы тарафыннан пенсия таныклыклары бирү бетерелде. Гомер буе кулына документ тотып йөрергә өйрәнгән халык кәгазьсез нишләр соң? Бу турыда тулырак белешергә теләп без, ТР ның Минзәлә һәм Мөслим районнары буенча Пенсия идарәсе начальнигы Эльвира ХӘБИБУЛЛИНА белән әңгәмә кордык. 

26 июньдә Россия юристлары Ассоциациясенең Та­тарстан Республикасындагы халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча проекты кысаларында буш­лай юридик ярдәм күрсәтү бердәм көне уздырыла. 

Быел «Изге Болгар җыены»на 55 мең кеше җыелды. Идел буе Болгар дәүләте чорында борынгы бабаларыбызның рәсми рәвештә ислам динен кабул итүе истәлегенә багышланган җыен егерме җиденче ел рәттән оештырыла.

“Буа-Алан” дип язылган ни татарча, ни русча булмаган заманча «модный» исемле мәйданны күрүгә җиде сәгатьлек сәфәрнең ару- талулары онытылды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International