Театрлар Сабантуе

2015 елның 23 июне, сишәмбе

“Буа-Алан” дип язылган ни татарча, ни русча булмаган заманча «модный» исемле мәйданны күрүгә җиде сәгатьлек сәфәрнең ару- талулары онытылды.

Шулай итеп, респу­блика театрларының IX Сабантуе быел кунак­чыл Буа җирлегендә башланып китте. Театр коллективларына Буа муниципаль районы баш­лыгы Азат Айзетуллов, төп оештыручылардан К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры дирек­торы Фәнис Мөсәгыйтов, танылган җырчы Са­лават Фәтхетдиновлар сәламләү сүзләрен әйтте.

Һәм... башланды! Менә биредә сулы көянтә белән берсеннән-берсе җитез артист кызлар ярыша, якында гына та­тарча көрәш кызып бара, алардан читтәрәк гер күтәрүчеләр эшкә кереш­те, таяк тартышучылар янып-пешеп кызарып беткәннәр, үзебезнең те­атр үткәрергә тиешле кап­чык сугышына керүчеләр дә шактый. Бәйрәм кызганнан-кыза барды. Нәтиҗәдә, Минзәлә теа­трыннан гер күтәрүдә һәм капчык сугышында Риф Ризатдинов 1 урыннарны, хатын-кызлар арасында таяк тартышуда Рая Его­рова 3 урынны, аркан тар­тышуда хатын-кызлар ко­мандасы 1 урынны алды. Кашыкка йомырка салып йөгерүдә, капчык киеп йөгерүдә, чүлмәк ватуда, бию марафонында да без бик актив катнаштык. Туры колгага менү быелгы Са­бантуй программасына кертелмәсә дә, Минзәлә театрыннан Риф Ризатди­нов махсус күрсәтмә чы­гыш ясады – туры колгага менеп җитеп, төрле фигу­ралар эшләде. Оештыру комиссиясе Рифне махсус приз – микродулкынлы мич белән бүләкләде.

Буа тамашачысына аерым тукталасы килә. Сабантуй мәйданы эскәмияләрен туты­рып утырган буалылар һәр театр коллективын сәламләп, уенчылар­га көч-дәрт биреп тор­ды. Бәйрәмнең ахырына кадәр беркая кузгалмый­ча рәхәтләнеп тамаша кылып утырды алар.

Курыккан эш хәерле була диләр – бик ерак юлга бисмиллаларны әйтеп, сагаеп кына чыгып китсәк тә, күңел ачып, ял итеп, дусларны – колле­галарны күреп исән-сау кайтып җиттек. Матур хатирәләр белән истә калырсың, Буа-Алан!

Нурсибә АДИЕВА, Минзәлә театрының әдәби бүлеге мөдире 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International