Минзәләлеләр Болгар җыенында булды

2015 елның 23 июне, сишәмбе

Быел «Изге Болгар җыены»на 55 мең кеше җыелды. Идел буе Болгар дәүләте чорында борынгы бабаларыбызның рәсми рәвештә ислам динен кабул итүе истәлегенә багышланган җыен егерме җиденче ел рәттән оештырыла.

Безнең районнан барлыгы 43 кеше барды. Шуларның 16 сы – сукырлар җәмгыятеннән һәм ветераннар советыннан. Рамазан аена аяк басуга санаулы көннәр калып барганда, ерак араларны якын итеп ерак бабаларыбыз ислам динен кабул иткән Болгар җиренә җыелган татарларны, бу бәйрәмгә хөрмәт күрсәтеп килгән кунакларны Татарстан Президенты вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов сәламләде. «Узган ел ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кергән Болгар җирендә мөселманнарга ата-бабаларыбызның рухына дога кылу һәм көнүзәк мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү өчен елдан-ел уңайлы мөмкинлекләр тудырыла. Быелгы җыенда Россиядә ислам дине үсешенә кагылышлы мөһим карарлар кабул ителде. Киләчәктә дә Болгар җире илебездә мөселманнарны берләштереп торсын», - дип теләде Рөстәм Миңнеханов.

Бу юлы 55 мең кешене сыендырган бәйрәм программасының һичкайчан алышынмый торган чараларында олысы-кечесе катнашты, алар риваятьләр буенча ханнар зираты булган урында - Кече манара янында Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең Тәүбә мәрәсимен тыңлаганнан соң, өйлә намазы вакыты җиткәч, Болгар ханлыгы чорыннан калган Җәмигъ мәчете нигезендә гыйбадәт кылды.

“Минзәлә автотранспорт предприятиесе” ААҖ (Рамил Кәримов) 47 урынлык автобус бирде. Хәвеф-хәтәрсез йөреп кайтуыбыз өчен автобус йөртүче Анатолий Титовка да зур рәхмәт әйтәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International