Кадрәк авылында яңа төзелгән модульле ветеринария пунктын ачу тантанасы булды.
– Татарстан җитәкчелегенең ветеринария хезмәтенә шулай йөз белән борылып, авылларда халыкка хезмәт күрсәтүче ветеринария пунктлары төзелә башлавы зур сөенеч ул, – дип авыл халкының шатлыгын уртаклашты тантанада катнашучы район башлыгы Айдар Салахов.
Ветеринария пунктында хезмәт күрсәтү өчен бөтен шартлар тудырылган: мөдир кабинетыннан тыш аптека, осеменатор кабинеты, операция ясау бүлмәсе җиһазландырылган, телефон эшләп тора.
Тантанада катнашкан ТР Министрлар Кабинеты баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов ветеринария пунктын котлап компьютер алу өчен сертификат тапшырды, 2017 елга кадәр барлык документациянең компьютерга кертелгән булуына ирешергә тиешбез дип ветеринарларга бурычлар да куйды.
Кадрәк ветеринария участогы зонасындагы авылларга 33 еллык хезмәт стажына ия булган Сәлим Мөхәммәдиев җитәкчелегендәге ветеринарлар хезмәт күрсәтә, болар ветфельдшер Артур Гафуров, ветеринария табибы Марат һәм ветфельдшер Лариса Мөхәммәдиевлар. Моңа кадәр дә авыру мал янына ярдәмгә ашыгып, халык ихтирамын яулаган ветеринарларга уңышлар теләде тантанага җыелган авыл халкы.
Рәфилә Юнусова, Кадрәк төп гомуми белем бирү мәктәбе директорының укыту- тәрбия эшләре буенча урынбасары, Гөлсинә Рәхмәтуллина, педагог- оештыручы:
– Мал асраган кешегә даруы да кирәк, төрле очраклар була бит ул. Әлеге пункт ветеринарларның үзләренә дә, авыл халкына да күп уңайлыклар тудыра, шунда ук аптекасы да эшләячәк. Безнең авыл ветеринары Артур тырыш, ярдәмчел, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында укыды, хәзер читтән торып югары белем ала, без аңа у ң ы ш л а р телибез.
Х ә л и л Нәбиуллин, Кадрәк авыл җирлеге башлыгы:
– Ветеринария участогының барлык шартлар тудырылган, заманча җиһазлар урнаштырылган яңа бинада эшләп китүе авыл халкына тагын да сыйфатлырак хезмәт күрсәтү мөмкинлеге бирер дип уйлыйм. Ветеринарларга эш киеренке. Безнең Кадрәк авыл җирлегендә генә дә 210 хуҗалык бар. Маллар ишәя, бигрәк тә ул фермер хуҗалыклары исәбенә арта бара. Моннан ике ел элек кенә дә җирлектә 165 сыер исәпләнә иде, хәзер аларның саны 215кә җитте.
Надежда Кузнецова, пенсионерка:
– Район үзәгеннән ерактагы авылны игътибарсыз калдырмыйча яңа ФАП төзеп куюлары өчен районыбыз һәм республикабыз җитәкчелегенә Яңа Маҗын һәм Богодаровка халкы исменнән зур рәхмәтебезне җитке- рәбез. Авылыбыз фельдшеры Люция Аникина, шәфкать туташы Вера Колбина өчен дә сөенәбез, чөнки бөтен уңайлыклар тудырылган пунктлы булдылар бит. Алар 400гә якын кешегә, шул исәптән мәктәпкәчә яшьтәге 10 балага хезмәт күрсәтә. Медицина хезмәткәрләренә җаваплы эшләрендә уңышлар, авылдашларыбызга ныклы сәламәтлек телим.
Кәнҗия Габдрахманова, тыл һәм хезмәт ветераны:
– Безнең Дәвек авылында модульле ФАПны ачу тантанасы булды. Яңа бина авылыбызга ямь өстәде, анда эшләү өчен дә, пунктка килүчеләр өчен дә бөтен шартлар тудырылган, халыкка беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен заманча җайланмалар белән җиһазланган. ФАП яны төзекләндерелгән, чәчәкләр утыртылган. Авылда 250 хуҗалык бар, күбесенчә өлкән яшьтәгеләр яши. Авыл фельдшеры Фәридә Мәүлина һәркайсыбызның сәламәтлеге белән кызыксынып, безне кайгыртып тора. Иртә белән кем кая бара дисәң, пунктка бара, кем киңәш сорап килә, кайсы уколга йөри. Яңа бинага барыбыз да сөендек, моның өчен республика һәм район җитәкчелегенә, авыл җирлегенә рәхмәтебез зур.
Флүрә МУСИНА