Республикада, шул исәптән районыбызда игълан ителгән санитар-экологик икеайлык тәмамланса да, оешма-предприятиеләр үзләренең һәм үзләре янындагы территорияләрен, шәхси йорт хуҗалары шулай ук үзләренең йорт тирәләрен, һәрвакыт карап, чистартып, үскән үләннәрне чабып-җыештырып торырга тиешләр.
Флүрә МУСИНА
Шәһәр башлыгы урынбасары Елена Сысоева, адмкомиссия секретаре Тать- яна Докукина составындагы комиссия дә шәһәр территориясен төзекләндерү кагыйдәләренең саклануын тикшерү максатыннан рейдка чыкты. Сәгать көндезге 10-11ләр тирәсе. Улым сиңа әйтәм, киленем син тыңла, дигәндәй, элекке елларда кайберәүләр шәһәрдәге ТБО контейнерлары вакытында түгелми дип зарлана иде. Рейд барышында түгелмичә, тулып торган
контейнерларга юлыкмадык. Димәк, бу яктан хәлләр яхшыра. Ләкин каты көнкүреш калдыклары гына түгелергә тиешле контейнерлардан максатчан файдаланырга өйрәнеп җитә алмыйбыз әле. Шәһәр уртасындагы Сәүдә йорты ишегалдына урнаштырылган контейнердагы күренеш шуның ачык мисалы. Шушы тирәдәге сәүдәгәрлек белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәрләр түгеп тә торган контейнерга картон кап- ларны. Җитмәсә әлеге контейнер район мәдәният сарае бинасы янәшәсендә генә, өстәвенә күпме кеше аның янындагы сукмак аша үтеп йөри. – Картон капларны икенчел чимал итеп тапшырыгыз дип инде ничә тапкырлар аңлатканбыздыр, аңламыйлар, һаман үзләренчә эшлиләр, – диде Татьяна Докукина. Әйе шул, сакчыллык турында уйланырга вакыт юк шул. Югыйсә, шәһәребездәге эшмәкәрләрнең берсе – икенчел чимал җыючы Артур Хәби- буллинны белмәгән кеше юк, телефонын гына җыясы, макулатураны (50 кгдан күбрәк булганда) үзе дә килеп алып китә.
Әле май аенда үткәрелгән адмкомис- сиянең чираттагы утырышында гына 13 административ эш каралган. Хокук бозуларның 11е физик затларның ТБО контейнерларына картон каплар, төзелеш материаллары, агач ботаклары салуга кагылышлы.
Азин урамындагы контейнерны күреп шаккаттык: берсен алабута белән тутырып куйганнар. Бакчалы кешегә чүпне ничек бакчадан чыгарырга була, өй дә куй бакчаңдагы аулак бер урынга, ашлама урынына кулланырга менә дигән бит.
Безнең сайттагы бер материалга Зиля Курбанкулова комментарий язган. Аның зары уңаеннан Әхмәтшин белән Чернышевский урамнары кисешкән юл чатындагы контейнер торышын карарга тукталдык. Аның янында чүплек беткән, контейнерлар түгелгән. Әмма контейнер янына тагын төзелеш материаллары калдык-постыклары өеп тә куйганнар. Кайбер “крутойлар” чүп пакетларын контейнерга машинасыннан чыкмый гына ыргытып китә, я ул төшә контейнерга, я юк. Биредә дә шул күренеш, көнкүреш калдыклары салынган берничә пакет контейнердан читтә, юл янында ук ята иде.
“Монолит” ҖЧҖ территориясе янында, “Садак”, “Ангелина” кибетләре янында чүп үләннәре чабып алынмаган иде. Әлеге кибетләр янындагы чәчәклекләрдә шаулап чүп үләннәре үсә. Әйе, һәркем үзенә ошаган эшчәнлек белән шөгыльләнә, төрле мәшәкатьләр дә чыгып тора. Ләкин шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләре барыбыз өчен дә үтәлергә тиешле булуын истән чыгармасак иде.