Шәһәребезнең Изыскательләр урамындагы 1/4 йортында дәүләт программасы буенча капиталь ремонт бара.
Шушы программа кысаларында башта йортның түбәсе яңартылды, отмосткалар ясалды. Подрядчы оешма – “Сфера Строй” ҖЧҖнең бер төркем эшчеләре хәзерге вакытта йортның фасадын металл сайдинг белән тышлауны төгәлләп киләләр.
Кыш уртасында йорт түбәсен ремонтлауга керешкән подрядчылар ремонтларын туктаткач, әлеге йорттагылар борчуларын редакциягә килеп белдергәннәр иде. Ә хәзер алар ремонтчыларга бары тик рәхмәтләрен генә белдерделәр.
Сферастройлылар кайсы объектта эшләсәләр дә, алар адресына менә шулай мактау сүзләре генә әйтелә. Районда гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасы буенча йортлар төзелешендә эшләүче җиде подрядчы арасында алар да бар. Быел ул Изыскательләр урамының 4 нче комплексында шушы программа буенча 18әр фатирлы өч йорт төзергә алынды.
Шәһәребездәге элеккеге профучилище бинасын гимназия итеп ачу өчен бүгенге көндә тулы көчкә баручы капремонт шулай ук сферастройлылар җилкәсендә.
Районда тормышка ашырылучы дәүләт программалары арасында фермаларны капиталь ремонтлау һәм силос-сенаж траншеялары төзелеше дә бар. Монда да хуҗалыкларга ярдәмгә “Сферастрой” ҖЧҖ килә: алар тарафыннан быел 15 коровник ремонтланачак, ике силос-сенаж траншеясы төзеләчәк.
акцент
Фаил Сабиров Минзәлә эшмәкәрләре арасында үзен конъюктураны тоемлап эшләүче икәнлеген күрсәтте. Инде үткән гасырлар ахырында ук шәхси эшмәкәрлеккә керешеп, азык-төлек продуктлары сата башлаган иде ул. Уңышлы гына барган гаилә бизнесын 2002 елда төзелеш материаллары сатуга үзгәртте. Дистә еллар минзәләлеләр рәхәтләнеп бу кибеттән төзелеш өчен кирәк булган кечкенә шөрептән башлап борыска хәтле алдылар һәм алалар. Конкурентлар барлыкка килә башлагач, көчле төзелеш базасын төзелеш бизнесының нигезе итте. Бу өлкәдә 2012 елда гына эшли башласа да, аның төзүчеләре дәүләт программалары буенча төзелүче объектларда ел саен берничә дистә миллион сумлык эшләр башкаралар.
Флүрә МУСИНА