1 июньнән Россия Пенсия фондының территориаль органы тарафыннан пенсия таныклыклары бирү бетерелде. Гомер буе кулына документ тотып йөрергә өйрәнгән халык кәгазьсез нишләр соң? Бу турыда тулырак белешергә теләп без, ТР ның Минзәлә һәм Мөслим районнары буенча Пенсия идарәсе начальнигы Эльвира ХӘБИБУЛЛИНА белән әңгәмә кордык.
– Эльвира Василовна, аңлавымча, Пенсия фонды идарәсе буенча нинди генә пенсия алсаң да, хәзер таныклык бирелмәячәк.
– Әйе, гамәлдәге РФ норматив-хокукый акт нигезендә, нинди төрдәге пенсия билгеләнүгә карамастан, танык- лыклар бирү каралмаган.
– Ә нинди дә булса оешма гражданнан аңа ни рәвешле пенсия билгеләнүе, пенсия күләме хакында мәгълүмат таләп итсә, моны ничек исбатларга?
– Хәзер бит күп мәгълүматлар электрон рәвештә саклана. Бездә дә шулай. Әгәр дә пенсия билгеләнү һәм аның күләме хакындагы мәгълүматны дәүләт хезмәтләре тәкъдим итүче орган сорый икән, Пенсия фондының территориаль органы бу мәгълүматларны электрон рәвештә генә җибәрә. Шулай ук мондый төр мәгълүматлар пенсионер соравы буенча кәгазьгә язылып, белешмә рәвешендә дә бирелә ала.
Дифиза НУРИЕВА