Идел буе Арбитраж суды тарафыннан оештырылган түгәрәк өстәлдә ТРның Кадастр палатасы юридик бүлеге начальнигы Динара Хөсәенова кадастр учетына кую буенча килеп туган актуаль мәсьәләләр һәм кулланыла торган хокукларның асылы хакында чыгыш ясады.
Түгәрәк өстәл РФның җир, урман һәм шәһәр төзелеше законнарының ни рәвешле үтәлүен тикшерүгә багышланды. Фикер алышу өчен күтәрелгән темаларның берсе – суд карары нигезендә гамәлдә булмаган җир кишәрлекләрен кадастр учетыннан төшерү мөмкинлеге. Моңа чаклы бу төр дәгъвалар канәгатьләндерелмәде. Юридик аргумент булып, учеттан төшерүгә нигез булмау торды.
Әгәр дә җир кишәрлеге “вакытлыча” статуска ия, ягъни аңа хокуклар теркәлмәгән икән, әлеге җир кишәрлеген кадастр учетыннан төшерү өчен җир хуҗасы язган гариза да җитә, монда судның катнашуы кирәкми. Башка очракларда исә суд карар чыгара, шул исәптән, гамәлдә булмаган, хуҗасыз милекләр өчен дә. Мондый милекләр кадастрда очраштыра. Эш шунда, кадастр төрле юллар белән тулылана: әйтик, узган гасыр ахырында уздырылган җир кишәрлекләрен инвентаризацияләү материаллары буенча, хокукка ия зат яки башка затлар гаризасы нигезендә, Бердәм дәүләт хокуклар реестры мәгълүматлары буенча. Соңгы очракта сүз – җир кишәрлегенә хокуклар кадастр учеты уздырылмый гына теркәлгән булу хакында бара (мисал өчен, урман кишәрлекләре). Инвентаризация материаллары хаталы булган очракта да гамәлдә булмаган җир кишәрлеге базага килеп керергә мөмкин. Яки шул бер үк җир кишәрлеге ике төрле юл белән килеп кереп, базада дубль, ягъни “игезәге” дә барлыкка килә. Фактта булмаган җир кишәрлекләре чынбарлыкта булган җир кишәрлекләрен кадастр учетына куйганда киртә була башлый. Шуңа күрә фактта булмаган җирләрне учеттан төшерү актуаль мәсьәлә булып тора. Бүгенге көндә ТР Кадастр палатасы муниципалитетлар белән берлектә мондый участокларны ачыклау буенча эш алып баралар.
Динара Хөсәинова шулай ук кадастр хатасы ул – координатларны исәпләгәндә җибәрелгән хатаның документта күрсәтелүе, ә җир чикләрен һәм хокукларны бүлешү түгел дип ассызыклады, дип хәбәр итә ТР буенча Кадастр палатасының матбугат хезмәте.