ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2019 ел
җомга

2019 елның 16-18 апрель көннәрендә "Язгы су басуларны авариясез уздыру, шулай ук торак пунктларны, икътисад һәм социаль инфраструктура объектларын янгыннардан саклауны тәэмин итү белән бәйле мәсьәләләрне карау буенча Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм ликвидацияләү бердәм дәүләт системасының функциональ һәм территориаль подсистемалары көчләре һәм идарә органнары гамәлләре" темасына команда-штаб укулары уздырыла.

 

Дәүләт Думасы "Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында"гы Федераль законга сизилерлек төзәтмәләр кертү тәкъдим ителгән закон проектын беренче укылышта кабул итте.

 

Апрельдә Дәүләт учреждениеләре профсоюзларының Минзәлә территориаль оешмасы "Мин Туган илем белән горурланам" балалар рәсем конкурсының беренче этабын уздырды.

2018 ел нәтиҗәләре буенча "Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр" һәм Массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктыртуга журналистларның еллык республика конкурсына нәтиҗәләрне тантаналы шартларда ясадылар. 

 


11
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

11 апрельдә туган якны өйрәнү музеенда яшь гражданнарга паспорт тапшыру тантанасы булды - "Мин - Россия гражданины! Мин - Татарстан баласы!"

 

Куркыныч метеорологик күренешләр фаразланмый.

1 нче урта мәктәп һәм гиназия укучылары район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев һәм Минзәлә районы имам-мөхтәсбие Рәмзил хәзрәт Садыйков белән очраштылар.

Бүген Балалар иҗат йортында тантаналы чара узды - ана капиталына дәүләт сертификаты тапшырдылар.

Минзәлә район авыл хуҗалыгы идарәсендә уҗымнарның яхшы кышлавын хәбәр иттеләр.

Нәсел традицияләрен саклау һәм үстерү, гаилә элемтәләрен һәм буыннар алышынуын ныгыту, Татарстан һәм үз гаиләң тарихы белән кызыксынуны үстерү, тарихи үзаң һәм патриотизм хисләрен формалаштыру, шулай ук архив материаллары белән эшләүгә, тарихи һәм туган як әдәбиятын укуга җәлеп итү максатларында,Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитеты "Минем нәсел агачым" баш астында генеалогик тикшеренүләр конкурсы уздыра.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International