Әлфия Когогина: Дәүләт сатып алулары процедураларының гадиләштерелүен һәр муниципалитетта көтәләр

2019 елның 12 апреле, җомга

Кичә, 11 апрельдә, Дәүләт Думасы "Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында"гы Федераль законга сизилерлек төзәтмәләр кертү тәкъдим ителгән закон проектын беренче укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча Комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага комментарий бирде:

"Закон проекты чыннан да зарыгып көтелгән һәм мөһим, аның кабул ителүен һәр муниципалитетта көтәләр.  Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу процедураларына анализ бирү һәм камилләштерү максатыннан Дәүләт Думасында эш төркеме булдырылды.

Закон проекты белән төзелеш өлкәсендә аукцион уздыру тәртибен гадиләштерү, сатып алу башкарылу турында хәбәрне урнаштыру срогын кыскарту һ.блар тәкъдим ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International