Минзәлә районында "Мин Туган илем белән горурланам" балалар рәсем конкурсының беренче этабы узды.

2019 елның 12 апреле, җомга

Апрельдә Дәүләт учреждениеләре профсоюзларының Минзәлә территориаль оешмасы "Мин Туган илем белән горурланам" балалар рәсем конкурсының беренче этабын уздырды. Конкурста профсоюзларның барлык беренчел оешмалары әгъзаларының 4-16 яшьлек балалары катнашты. Иң күп эшләр "Туган ягым" һәм "Кем булырга?" темасына иде. Рәсемнәрдә Минзәлә ягының матур күренешләре, пейзаж тасвирланган. Иң яхшы өч эш - Минзәлә картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан - Я.Наумов, Минзәлә халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге - А.Муракаева, "Умырзая" тернәкләндерү үзәге - А.Григорьева - республика конкурсына җибәрелде, барлык катнашучыларга диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Минзәлә территориаль бүлеге рәисе          Татьяна Докукина.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International