Минзәлә районы су басу һәм табигый янгыннар аркасында килеп чыккан гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча Бөтероссия команда-штаб өйрәнүләрендә катнаша

2019 елның 12 апреле, җомга

2019 елның 16-18 апрель көннәрендә "Язгы су басуларны авариясез уздыру, шулай ук торак пунктларны, икътисад һәм социаль инфраструктура объектларын янгыннардан саклауны тәэмин итү белән бәйле мәсьәләләрне карау буенча Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм ликвидацияләү бердәм дәүләт системасының функциональ һәм территориаль подсистемалары көчләре һәм идарә органнары гамәлләре" темасына команда-штаб укулары уздырыла.

Әлеге укулар ел саен уздырыла һәм куркыныч туган бу чорда аеруча актуал булган гамәлләрне эшкәртүгә юнәлтелгән.

Әлеге укулар кысаларында, Минзәлә муниципаль районында өч көн дәвамында су басу куркынычы чорында һәм мөмкин булган табигый янгыннарда иң начар сценарий буенча укулар узачак.

Укуларда түбәндәгеләр катнашачак:

Татарстан Республикасының Минзәлә муниципал районының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм лквидацияләү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия;

"Минзәлә муниципаль районының гражданнарны саклау идарәсе" муниципаль казна учреждениесе - Минзәлә муниципалҗ районының Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте;

Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм ликвидацияләү территориал подсистемасының Минзәлә звеносы уөчләре һәм чаралары, Минзәлә районының эвакуация органнары.

Татарстан Республикасының

Минзәлә янгын-коткару гарнизоны начальнигы,

эчке хезмәтләр капитаны

 В.А. Комаров

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International