11 апрельдә ТР Дәүләт Советының кече залында тантаналы шартларда 2018 ел нәтиҗәләре буенча "Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр" һәм Массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктыртуга журналистларның еллык республика конкурсына нәтиҗә ясадылар.
Бүләкләү тантанасында "Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр Советы" Ассоциациясе Рәисе Экзам Самат улы Гобәйдуллин, дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Комитеты рәисе, "Бөтенроссия җирле үзидарә Советы" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсенең төбәк советы рәисе Альберт Галимҗан улы Хәбибуллин, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Николаевич Белов, Татарстан Республикасы Президентының территорияләр белән эшләү буенча Идарә начальнигы урынбасары Тимур Дамир улы Әхмәтвәлиев катнашты.
Конкурс җиңүчеләре һәм лауреатлар, һәрвакыттагыча, ТР муниципаль берәмлекләр Советының рәхмәт хатлары һәм махсус бипломнар, шулай ук акчалата премияләр һәм призлар алдылар.
Минзәлә районыннан "Җирле үзидарә органнары эшчәнлегендә оештыру һәм кадрлар белән тәэмин итү" номинациясендә ТР Минзәлә муниципаль район Советының гомуми бүлеге начальнигы Аида Зиннур кызы Биктимерова рәхмәт хаты һәм акчалата премия белән бүләкләнде.
Чара Җирле үзидарә көнен бәйрәм итү кысаларында узды.