Бүген Балалар иҗат йортында тантаналы чара узды - ана капиталына дәүләт сертификаты тапшырдылар.
Бу юлы ана капиталына сертификатларны Кристина Мыльникова, Юлия Абрымская, Надежда Мясникова, Оксана Әхмәтдинова, Алина Гайсина, Лилия Солтанова, Диана Латыпова алдылар. Күпләр сертификатларны торак шартларын яхшыртуга, кайберәүләр балаларын укытуга тотачаклар.
ЗАГС бүлеге начальнигы Анна Куприянова ата-аналарны балалары тууы, гаиләләренең тагын да матурлануы белән котлады, балаларның сәламәт булып үсүләрен теләде.
Район башкрмакомитетыҗитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, ата-аналарны котлап, яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме, шәһәрдә һәм авылларда төзелүче социаль объектлар турында сөйләде.
РФ Пенсия фондының Минзәлә районы буенча Клиент хезмәте начальнигы Алсу Ганиева гаиләләргә ана капиталы тапшырганда әлеге капиталны нинди максатларга юнәлтергә булуы турында бәян итте.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinske-vydali-sertifikaty-na-materinskiy-kapital