1 нче урта мәктәп һәм гиназия укучылары район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев һәм Минзәлә районы имам-мөхтәсбие Рәмзил хәзрәт Садыйков белән очраштылар.
Марк Олегович исламның килеп чыгу тарихы һәм дөньяга таралган диннең җәмгыятебез тормышында нинди урын алып торуы хакында сөйләгәннән соң, Рәмзил хәзрәт исламның рухи нигезләрен, төзелешен сөйләде.
Шулай ук очрашу барышында балалар "Ислам терроризмга каршы" видеоролигын карадылар, үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр һәм викторина уйнадылар.