"Минем нәсел агачым" конкурсының беренче этабы төгәлләнде

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Нәсел традицияләрен саклау һәм үстерү, гаилә элемтәләрен һәм буыннар алышынуын ныгыту, Татарстан һәм үз гаиләң тарихы белән кызыксынуны үстерү, тарихи үзаң һәм патриотизм хисләрен формалаштыру, шулай ук архив материаллары белән эшләүгә, тарихи һәм туган як әдәбиятын укуга җәлеп итү максатларында,Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитеты "Минем нәсел агачым" баш астында генеалогик тикшеренүләр конкурсы уздыра.

11 апрельдә Минзәлә шәһәренең Балалар иҗат йортында "Минем нәсел шәҗәрәм" дип аталучы конкурсның 1 нче этабы төгәлләнде. Жюри составында район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева, район Башкарма комитетынең эшләр белән идарә итүчесе Лилия Хуҗина, мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәзилә Галиева, архив бүлеге начальнигы Ләйсән Нургатина, мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Наталья Хафизова, туган якны өйрәнү музее директоры Лариса Кәрәмова бар иде. Урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

Башлангыч сыйныф укучылары арасында: 1 урын -Полховская Камилла (СОШ№ 1, 3А сыйныфы); 2 урын - Журавлева Александра (СОШ № 3, 3Б сыйныф); 3 урын - Гарипова Альмира (СОШ № 1, 4 А сыйныфы).

Урта звено укучылары арасында: 1 урын - Камалов Самат (СОШ №1, 7 Б сыйныфы); 2 урын- Соловьёв Арсений (СОШ №1,5 В сыйныфы);

Өлкән сыйныфларда укучылар арасында: 1 урын - Гимадиев Самат (Гимназия, 10 сыйныф)

1 урыннар алган эшләр безнең районны республика күләмендә танытачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International