ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2019 ел
сишәмбе

Агымдагы елның 1 июленнән тәмәке продукциясен сатучы ваклап сату оешмалары мониторингның мәгълүмати системасында теркәлергә тиеш.

 

Алдагы пенсияне рәсмиләштерү буенча гамәлләрне ярты ел алдан, әмма пенсиягә хокук барлыкка килгәнче өч айдан да соңармыйча башкарырга кирәк.

Мобиль булу, социаль активлыкны арттыру һәм районның мәдәни тормышына җәлеп итү максатыннан, 8 июльдә Минзәлә муниципаль районында халыкка социал ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең социаль эш буенча белгече Лилия Гурьева тарафыннан Минзәлә шәһәре буенча экскурсия уздырылды.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне - чагыштырмача яшь бәйрәм. Ул 2008 елдан гына билгеләнә башлады, әмма бу бик мөһим һәм кирәкле бәйрәм. Гаилә - һәркем өчен иң кадерлесе.

 

Россиядә гашыйк булучыларның һәм яратучыларның, тормыш юллары буйлап "кайгыда да, шатлыкта да" бергә атлаучыларның үз бәйрәмнәре бар. 8 июльдә Муса Җәлил исемендәге паркның җәйге сәхнәсендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелде.

 

2019 елның 5 июлендә мирас эшләрен нотариаль алып бару тәртибен гадиләштерүче Икътисадый үсеш министрлыгы боерыгы үз көченә керә.

Эш бирүчеләр ай саен Пенсия фондына иминиятләнгән затлар турында мәгълүматлар тапшырырга тиеш (СЗВ-М формасы).

Начар метеорологик күренешләр:

Бүген, 9 июльдә, Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көньяктан көчле җил 15-20 м/с, яшен, урыны белән боз явуы ихтимал.


8
июль, 2019 ел
дүшәмбе

20 июньдә  республиканың  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгына  караган ике  әйдәүче  югары  уку  йортында   - Казан  дәүләт  аграр  университетында һәм  Н.Э. Бауман ис. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International