Россиядә гашыйк булучыларның һәм яратучыларның, тормыш юллары буйлап "кайгыда да, шатлыкта да" бергә атлаучыларның үз бәйрәмнәре бар. 8 июльдә Муса Җәлил исемендәге паркның җәйге сәхнәсендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелде.
Бу бәйрәм 2008 елда Русь православие чиркәве инициативасы буенча булдырылды, һәм ул Көнбатыштагы Изге Валентин көненә альтернатива булып тора.
Балачактан ук әкиятләрдә без дулкынландыргыч әйтем белән очрашабыз: "Озак һәм бәхетле яшәгәннәр һәм бер көнне үлгәннәр". Ул балаларның башлангыч сыйныфларда ук өйрән торган танылган повестьтан алынган.Бу көннең яклаучылары — Петр һәм Феврония Муромскийлар. Бу изгеләр тугрылык һәм мәхәббәтне символлаштыралар. Авырлыкларга карамыйча, Петр һәм Феврония бер-берсенә тугрылык саклаганнар. Алар мәхәббәте мәңгелек мәхәббәт символы булып калган.
Бу көнне гаилә парлары бар эшне дә бергә эшләргә тырышканнар, бу гаиләгә тынычлык һәм муллык китерергә тиеш булган. 791 ел узса да, алар мисалында Хисмәтуллиннар гаиләсенең теркәлү мизгелләрен яшьләр өчен үрнәк өлге буларак күрсәтерләр дә уйламаганнардыр. Бергә-бергә 40, 45, 50 ел яшәгән гаилә парлары сәхнәгә бер-бер артлы чыга торды. Аларның дулкынлануы сизелеп тора.Әби-бабайларын, әти-әниләрен тәбрикләгән балалар һәм оныклар тагы да ныграк дулкынланалар. Балалары укуда. спортта, мәдәниятта уңышларга ирешкән яш гаиләләрне дә тәбрикләделәр.