Бүген Минзәлә районында яшәүче, тыл хезмәткәре, хезмәт ветераны Шиһабетдинова Фатыйма Солтан кызы 94 яшен билгели.

2026 елның 12 мае, сишәмбе

Фатыйма Солтан кызы 1932 елның 12 маенда Актаныш районы Күҗәкә авылында туа.

Кечкенә яшьтән үк ул колхозда зурлар белән беррәттән эшләгән. 1949-1959 елларда ул бухгалтер ярдәмчесе булып эшли. 1959 елда кияүгә чыгып, Минзәлә районының Хуҗәмәт авылына күченә. 1959-1974 елларда авыл советында бухгалтер булып эшләгән. 1974-1976 елларда Хуҗәмәт мәктәбендә китапханәче булган. 1976 елдан башлап Хуҗәмәт РТС-ында бухгалтер булып эшли, ә 1987 елда  лаеклы ялга чыга.

Фатыйма Солтан кызының күпсанлы рәхмәт хатлары, мактау грамоталары бар, ул «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән. Ире белән бергә 2 бала тәрбияләгәннәр.  Дәү әнинең 2 оныгы бар.

Хөрмәтле Фатыйма Солтан кызы!

Туган көнегез белән ихлас котлыйбыз!

Без Сезнең буын – батырлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз, Сез Бөек Ватан сугышының авыр сынавын лаеклы үттегез.

Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнар һәм якыннарның игътибарын телибез.

Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International