Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне - чагыштырмача яшь бәйрәм. Ул 2008 елдан гына билгеләнә башлады, әмма бу бик мөһим һәм кирәкле бәйрәм. Гаилә - һәркем өчен иң кадерлесе.
8 июльдә "Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә "Минем гаиләм, минем байлыгым" танып белү-күңел ачу бәйрәме узды. Аның максаты - балаларда гаиләгә җаваплы мөнәсәбәт, якыннарга мәхәббәт һәм кайгыртучанлык бүләк итү.
Бәйрәм барышында балалар гаилә турында шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар оттылар, җырлар башкардылар, биеделәр.
Балалар шулай ук "Әнинең булышчылары" эстафеталарында катнаштылар, бәйрәм флешмоб белән тәмамланды.