Пенсия фонды эш бирүчеләрдән эштән киткән пенсионерлар турында мәгълүматлар көтә

2019 елның 9 июле, сишәмбе

Эш бирүчеләр ай саен Пенсия фондына иминиятләнгән затлар турында мәгълүматлар тапшырырга тиеш (СЗВ-М формасы).

Әлеге мәгълүматлар теге яки бу пенсионерның эшләве-эшләмәве турында мәгълүматларны күзәтеп тору өчен кирәк.

  Нәкъ менә предприятие һәм оешмаларның Россия Пенсия фондына тапшырган отчетлары буенча Пенсия фонды гражданинның пенсиясен индексация уздырылмаган барлык чорга арттыра, ә пенсионерның үзенә эштән киткәннән соң Пенсия фондына килеп торырга кирәкми.

Июнь ае өчен айлык отчетны эш бирүчеләргә 15 июльгә кадәр тапшырырга кирәк. Минзәлә районындагы клиентлар хезмәте 447 эш бирүченең отчетын көтә, алар 5152 иминиятләнгән зат турында мәгълүмат тапшырырга тиеш.

 1 кварталда Минзәлә районының клиентлар хезмәтенә 65 эш бирүчедән софинансирование отчеты килде.

Түләнгән взнослар турында ул шулай ук Пенсия фондына отчет бирергә тиеш. Отчет тапшыру срокларын бозган очракта, Пенсия фонды һәм иминиятләнгән затка карата 500 сум күләмендә финанс санкцияләре кулланырга хокуклы.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International