Алдагы пенсияне рәсмиләштерү буенча гамәлләрне ярты ел алдан, әмма пенсиягә хокук барлыкка килгәнче өч айдан да соңармыйча башкарырга кирәк.
Шушы һәм башка күп төрле мәсьәләләр хакында Минзәлә районында клиентлар хезмәте җитәкчесе Алсу Ганиева сөйләде.
-Пенсия билгеләү өчен документларны кайчан рәсмиләштерергә кирәк?
— Мин Пенсия фондына пенсиягә чыгарга бер ел кала (ярты ел кала да мөмкин, әмма ахыр чиктә өч ай калгач) мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәм.
— Иртә мөрәҗәгать итү гариза бирүчегә файда бирерме?
— Һичшиксез. Алдан мөрәҗәгать итү гариза бирүчегә пенсия алу хокукын үзвакытында гамәлгә ашырырга ярдәм итәчәк.
— Әгәр кеше пенсия яшенә җитеп тә, Пенсия фондына килмәсә, ул чагында нәрсә була?
— Безнең илдә пенсия түләүләрен рәсмиләштерү гариза буенча гамәлгә ашырыла. Шуның өчен дә, әгәр дә кеше пенсия билгеләү турында гариза белән бу хокук бирелгәннә соң мөрәҗәгать итә икән, пенсия белән тәэмин ителеш тә гариза биргән көннән генә башкарыла..