Тәмәке продукциясен сатучы сәүдә предприятиеләре игътибарына!

2019 елның 9 июле, сишәмбе

Агымдагы елның 1 июленнән тәмәке продукциясен сатучы ваклап сату оешмалары мониторингның мәгълүмати системасында теркәлергә тиеш.

Болардан тыш, маркаланган тәмәке продукциясен сатканда, ике үлчәмле штрихлы кодны һәр капны сату турында мәгълүматларны фискаль оператор аша алга таба мониторингның мәгълүмати системасына 2D-штрихлы сканер аша чыгарырга кирәк.

Мониторингның мәгълүмати системасында теркәлү буенча инструкция белән Операторның рәсми сайтында түбәндәге адрес буенча танышырга була: https://честныйзнак.рф/business/projects/manual_tobacco/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International