Мобиль булу, социаль активлыкны арттыру һәм районның мәдәни тормышына җәлеп итү максатыннан, 8 июльдә Минзәлә муниципаль районында халыкка социал ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең социаль эш буенча белгече Лилия Гурьева тарафыннан Минзәлә шәһәре буенча экскурсия уздырылды.
Соңгы елларда Минзәләбез провинциаль йокыдан уянды. Биредә күп вакыйгалар уза, шәһәрнең тышкы кыяфәте дә үзгәрде. Өйгә килеп хезмәт күрсәтү бүлекчәсе вәкилләренә Урман чишмәсенең яңа торышын күрсәттеләр, алар "Балачак" балалар бакчасы төзелешен, үзгәреш кичергән паркларны карадылар. Минзәлә елгасы ярында шәһәр пляжы пенсионерларда аеруча яхшы тәэсирләр калдырды.
Экскурсия ахырында социаль хезмәт алучылар Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган концертка чакырылдылар.