Хөрмәтле Минзәлә районы халкы!
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне - якты бәйрәм белән иң якты һәм җылы теләкләрне кабул итеп алыгыз!
Бу борынгы бәйрәм Россиягә күптән түгел әйләнеп кайтты, шуңа да карамастан, ул чын мәгънәсендә халыкчан һәм яраткан бйрәмгә әверелде. Ул ир белән хатынның бәхетле тормышын, гаилә учагы җылысын һәм якыннар белән аралашу шатлыгын гәүдәләндерә.
Гаилә, кайгыртучанлык, үзара хөрмәт. килешенеп яшәү һәм якыннарның яратуы - кеше өчен зур таяныч. Нәкъ менә гаиләдәхолык, әхлакый һәм рухи кыйммәтләр формалаша. Бары тик гаилә генә кешене эмоциональ һәм рухи яктан тулы итә.
Бу күркәм бәйрәмдә һәр гаиләгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек,бер-берегезгә карата җылы мөнәсәбәт, үзара аңлашып, килешенеп яшәүләрен телим.
Айдар Салахов,
Минзәлә муниципаль район башлыгы