Үзегез сатып алырга җыенган күчемсез милек объекты, җир кишәрлеген файдалану белән бәйле барлык куркыныч хәлләрне булдырмау өчен, объект турында мәгълүмат җыярга кирәк. Шуны да ачыкларга кирәк: кишәрлек территориядән файдалануның аерым шартлары булган зонада урнашмаганмы. Электроэнергетика, торба үткәргеч, элемтә линияләре һәм корылмалар объектлары, мәдәни мирас объектлары, санитар-саклану зонасы һ.б.лар шундый зоналарга керә.
Начар метеорологик күренешләр: 9 августта Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән төнлә һәм иртән - томан, иртән һәм көндез яшен, секундына 16-21 метр тизлектә көньяк-көнбатыштан көчле җил, урыны белән көчле яңгыр.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2019 елның 7 аендагы эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде.
РФ Президенты Владимир Путин "дача амнистиясе"н озынайту турында законга кул куйды. Дачаның күчемсез милек хосусыйлыгына хокукларны рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибе 2021 елның 1 мартына кадәр гамәлдә булачак. Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасында яңа "дача амнистиясе" барышында рәсмиләштерү тәртибен аңлаттылар.
“Һәр кешенең үз куллары белән үз җәннәт почмагы булдыру теләге барлыкка килсен иде.”- дип, үз фикерләре белән уртаклашты социаль эш буенча белгеч Гөлнара Мингазова.
Куркыныч һәм начар метеорологик күренешләр фаразланмый.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә Чаллы шәһәрендә яшәүче бер ханым комиссион кибеттән сатып алган сыйфатсыз кесә телефоны өчен түләнгән акчасын кире кайтаруда ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте. “Моннан биш көн элегрәк 2200 сумлык кәрәзле телефон сатып алган идем. Тышкы “кыяфәте”ннән дә, эшләвеннән дә канәгать идем югыйсә. Тик менә биш көн узуга сүнде ул. Телефонны сатып алган кибеттә, янәсе, комиссион товар бит ул, дип, минем гозеремне тыңларга да теләмәделәр. Бу очракта минем хокукларымны һәм ни эшләргә кирәклеген аңлатыгызчы, зинһар!” – дип үтенде ханым.
8 августта, 14.10 сәгатьтә, «Бим-радио Казань» радиосында Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең электрон рәвештә күчемсез милеккә дәүләт теркәве уздыру бүлеге начальнигы катнашында туры эфир булачак.
"Демография" илкүләм проектының "Өлкән буын" федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында балалар һәм үсмерләр өчен "Умырзая" тернәкләндерү үзәге хезмәткәре Люция Каюмова пенсия алды яшендәге гражданнарның квалификациясен күтәрү курсларын узды.
Минзәлә районының төзекләндерү кагыйдәләре нигезендә һәм 20 августта яңа балалар бакчасы ачылу уңаеннан йорт фасадларын, коймаларны, йорт яны территорияләрен тәртипкә китерергә - чүп-чардан арындырырга, төзелеш материалларын, иске кулланылмый торган техниканы, утынны алырга, йорт яны территорияләрендәге үләннәрне чабарга кирәк.
Һәр җир кишәрлегенең коймасы булу мәҗбүри.