ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы 2019  - 2024  елларга   «Агростартап» проекты буенча  «Фермерларга  ярдәм  системасын  булдыру һәм авыл  кооперациясен үстерү» төбәк проектын  гамәлгә ашыру  кысаларында кече  хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы  җитештерүе эшчәнлеген үстерү, авыл  хуҗалыгы  өлкәсендә  кече  һәм урта  эшкуарлык  субъектларына җәлеп  итүне  тәэмин  итү,  авылда  халыкны  эш белән  итүне  арттыру буенча грант бирүгә крестьян (фермер) хуҗалыкларын  сайлап алу  конкурсы  башлану  турында  игълан  итә.

Фестивальнең сайлап алу этаплары 2019 елның октябреннән ноябренә кадәр Әлмәт, Чаллы, Зәй һәм Казан шәһәрләрендә узачак, суперфинал һәм гала-концерт Казан шәһәрендә узачак.


11
август, 2019 ел
якшәмбе

Бүген иртән Минзәлә мөселманнары бәйрәм намазына - шәһәр мәчетенә килделәр.

 

 

Хөрмәтле минзәләлеләр! Сезне чын күңелдән изге бәйрәм - Корбан гаете белән котлыйм! Корбан гаете дин тотучыларны исламның рухи чыганакларына җәлеп итә, барлык дөнья диннәренә, югары әхлакый һәм гуманизм идеалларына хөрмәтле мөнәсәбәт тәрбияли: яхшылыкка, шәфкатьлелеккә һәм гаделлеккә өнди. Барлык бу өметләр һәм теләкләр ярдәм итүен, рәхим-шәфкатен сорап Аллаһка мөрәҗәгать ителә.

Мөселманнарның бу олы бәйрәме һәр гаиләдә һәм җәмгыятьтә әхлакны, ышануны, гадәти кыйммәтләрне торгызу һәм ныгытуга этәргеч ясасын!

Сезгә һәм сезнең якыннарыгызга иминлек, җан тынычлыгы, нык сәламәтлек, бәхет, һәр гамәлегездә һәм башлангычыгызда уңышлар телим.

Бәйрәм белән!

Минзәлә муниципаль район башлыгы

Айдар Салахов.


 

10
август, 2019 ел
шимбә

 4х100 эстафетада МПК командасы 1 нче урынга чыкты, СИЗО - икенче, мәгариф бүлеге өченче урынга чыкты.

 


9
август, 2019 ел
җомга

Имин булмаган  метеорологик күренешләр:  10  августта Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көтелә: төнлә һәм көндез көньяк-көнбатыштан искән җилнең секундына 15-16 метрга кадәр көчәюе көтелә (һәм Казанда да) - көндез аерым районнарда яшен булуы көтелә.

 

Бүген Татарстанның дәүләт программалары буенча ремонтлана торган объектларны йөреп чыкканда, район башлыгы Айдар Салахов  мәктәпләрнең һәм яңа балалар бакчасының әзерлек стадиясендә булуын билгеләп үтте.

Шул ук вакытта мәктәп директорларына, төзүчеләргә күрсәтмәләр бирде.

 

Күпфатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерү буенча дәүләт программасы куәтен арттыра бара. Минзәләдә ишегалларындагы барлык үзгәртеп корулар биредә яшәүчеләр ризалыгы белән эшләнә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International