Хөрмәтле минзәләлеләр! Сезне чын күңелдән изге бәйрәм - Корбан гаете белән котлыйм! Корбан гаете дин тотучыларны исламның рухи чыганакларына җәлеп итә, барлык дөнья диннәренә, югары әхлакый һәм гуманизм идеалларына хөрмәтле мөнәсәбәт тәрбияли: яхшылыкка, шәфкатьлелеккә һәм гаделлеккә өнди. Барлык бу өметләр һәм теләкләр ярдәм итүен, рәхим-шәфкатен сорап Аллаһка мөрәҗәгать ителә.
Сезгә һәм сезнең якыннарыгызга иминлек, җан тынычлыгы, нык сәламәтлек, бәхет, һәр гамәлегездә һәм башлангычыгызда уңышлар телим.
Бәйрәм белән!
Минзәлә муниципаль район башлыгы
Айдар Салахов.
http://menzela.ru/grats/pozdravlenie-glavy-menzelinskogo-rayona-aydara-salakhova-s-kurban-bayramom