Минзәлә мәчетендә Корбан-бәйрәм уңаеннан бәйрәм намазы узды

2019 елның 11 августы, якшәмбе

Сегодня с раннего утра мусульмане Мензелинска собрались в городской мечети, чтобы совершить праздничный намаз.

Бәйрәмгә җыелган шәһәрлеләрне котлап, район башлыгы Айдар Салахов бәһрәмнең зур рухи-тәрбияви әһәмияте, барлык мөселманнарны берләштерүче символ булуын ассызыклады.

Шулай ук ул бу бердәмлекне гомуми көч белән, районның алдагы үсешенә юнәлтергә кирәклеген дә билгеләп үтте.

Районның имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков мөселманнарның район җитәкчелеге тарафыннан ярдәм алуын әйтте, вәгазьләрендә бәйрәм көндә генә түгел, туганнар, якыннар, нинди милләт вәкиле булуына карамастан, күршеләр белән һәрдаим дус-тату яшәргә чакырды. Корбан-бәйрәм иң беренче чиратта Аллаһы хөрмәтенә корбан китерү. Бу турыда сөйләгәндә хәзрәт корбанны иң беренче чиратта ятимнәргә һәм мохтаҗларга бирергә кирәклеген искәртте.

 

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinskoy-mecheti-sostoyalsya-prazdnichnyy-namaz-v-chest-kurban-bayram

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International