Минзәләдә Физкультурачылар көне күтәренке рухта узды

2019 елның 10 августы, шимбә

Ленин исемендәге стадионда спортның төрле төрләре буенча район оешма-учреждениеләре һәм авыл җирлекләре командалары көч сынашты.

Бәйрәм ярышларында катнашучыларны сәламләп, район башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Наил Хисамбиев һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева  ярышларга килүчеләрне Физкультурачылар көне белән котлады, шулай ук районда спортны җәелдерүгә зур өлеш кертүчеләргә, шул исәптән, 9 ел дәвамында "Өченче буын" республика ярышларында катнашучы команданы мактау кәгазьләре һәм рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырдылар.

Командалар масс-реслинг, тәгәрмәчләр ату, 100 метрга йөгерү һәм 4Х100 эстафетада ярыштылар.

 4х100 эстафетада МПК командасы 1 нче урынга чыкты, СИЗО - икенче, мәгариф бүлеге өченче урынга чыкты.

Ә гомуми команда нәтиҗәләре соңрак хәбәр ителәчәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International