"ТАТМЕДИА" АҖнең "Минзәлә-информ" филиалы 2019 елда Казанда узачак "Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)" VII Милли чемпионатын мәгълүмати яктыртуда актив катнашканы өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.
Бүгенге көндә Президент грантларының II конкурсында катнашуга заявкалар кабул итү бара. Ул 31 июльдә төгәлләнә.
Бу хакта Татарстан муниципаль районнарының башкарма комитетлары җитәкчеләре белән узган видеоконференция режимындагы киңәшмәдә әйтелде, аны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов алып барды.
Агымдагы елның 1 июленнән тәмәке продукциясен сатучы ваклап сату оешмалары мониторингның мәгълүмати системасында теркәлергә тиеш.
Алдагы пенсияне рәсмиләштерү буенча гамәлләрне ярты ел алдан, әмма пенсиягә хокук барлыкка килгәнче өч айдан да соңармыйча башкарырга кирәк.
Мобиль булу, социаль активлыкны арттыру һәм районның мәдәни тормышына җәлеп итү максатыннан, 8 июльдә Минзәлә муниципаль районында халыкка социал ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең социаль эш буенча белгече Лилия Гурьева тарафыннан Минзәлә шәһәре буенча экскурсия уздырылды.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне - чагыштырмача яшь бәйрәм. Ул 2008 елдан гына билгеләнә башлады, әмма бу бик мөһим һәм кирәкле бәйрәм. Гаилә - һәркем өчен иң кадерлесе.
Россиядә гашыйк булучыларның һәм яратучыларның, тормыш юллары буйлап "кайгыда да, шатлыкта да" бергә атлаучыларның үз бәйрәмнәре бар. 8 июльдә Муса Җәлил исемендәге паркның җәйге сәхнәсендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелде.
2019 елның 5 июлендә мирас эшләрен нотариаль алып бару тәртибен гадиләштерүче Икътисадый үсеш министрлыгы боерыгы үз көченә керә.
Эш бирүчеләр ай саен Пенсия фондына иминиятләнгән затлар турында мәгълүматлар тапшырырга тиеш (СЗВ-М формасы).