13 апрель – Бәрмәнчек якшәмбесе. Олы көнгә бер атна кала билгеләп үтелә. Бу Аллаһ Иисус Христосның тантаналы төстә Иерусалимга кергән көне. Бу көнне дингә ышанганнар Коткаручыны үлемне Җиңүче буларак данлыйлар, чөнки ул Иерусалимга кешеләрнең гөнаһлары өчен үләргә һәм яңадан терелү өчен килә. Бу гамәле белән ул кешелекне үлемнән һәм мәңгелек газаплардан коткарырга тели.
Яңа ел бәйрәме алдыннан “Тургай” социаль приютын ябарга җыенулары хакында хәбәр ишеткәч, күп сораулар туган иде. Бүгенге көндә бу учреждение ничек яши, алар белән якыннанрак танышу максатыннан Иске Матвеевка авылына юл тоттык.
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының бер труппасы Р.Сәхәбетдинова инсценировкасы буенча “Дүрт дус” дип исемләнгән балалар әкиятенә репетицияләр башлап җибәрде.
Авыл хуҗалыгы техникумының спорт залында “Юбилейный” спорт мәктәбенең татар-башкорт милли спорт көрәше ТР спорт мастерлары Мәүләветдин Закиров һәм Фәрит Хәмәтдинов призларына 1998 елгы һәм аннан яшьрәкләр арасында татар-башкорт милли көрәше булды.