Авыл хуҗалыгы техникумының спорт залында “Юбилейный” спорт мәктәбенең татар-башкорт милли спорт көрәше ТР спорт мастерлары Мәүләветдин Закиров һәм Фәрит Хәмәтдинов призларына 1998 елгы һәм аннан яшьрәкләр арасында татар-башкорт милли көрәше булды.
Беренчелектә Иркәнәш, Хуҗәмәт, Урыс, Матвеевка, Татар Мөшегесе, Кадрәк, кадет, коррекция- интернат мәктәпләре, гимназия, 1 нче урта мәктәп, 2 нче урта мәктәп, 3 нче урта мәктәп һәм авыл хуҗалыгы техникумыннан 72 көрәшче катнашты. Ярышлар 11 үлчәү категориясендә барды. Команда беренчелегенә урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
1 нче урын – Хуҗәмәт урта мәктәбе (тренеры – Флюр Галиев), 2 нче урын – гимназия (тренеры – Ленар Заһриев), 3 нче урын – Иркәнәш гомум-белем бирү мәктәбе (тренеры – Фәнияр Гәрәев). Җиңүчеләр һәм призерлар мактау кәгазьләре, медальләр һәм “Юбилейный” спорт мәктәбе кубогы белән, шулай ук иганәчеләрнең акчалата призлары белән бүләкләнделәр. Җиңүче команда диплом һәм кубок алды. 2 нче һәм 3 нче урыннарны алган командалар тиешле дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнделәр.