Яңа кадрлар

2014 елның 11 апреле, җомга

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрына артист булып Илдус Кәримов һәм Илназ Минһаҗевлар килде. Егетләр икесе дә Минзәлә районыннан.  И.Минһаҗев Р.Кинҗәбаевның “Тилмереп дога көткәннәр” драмасында милиционер ролендә беренче чирканчык алды. И.Кәримовка “Дүрт дус” әкиятендә Үгез роле бирелде. Егетләргә уңышлар, театрда озак еллар иҗат итүләрен теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International