Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының бер труппасы Р.Сәхәбетдинова инсценировкасы буенча “Дүрт дус” дип исемләнгән балалар әкиятенә репетицияләр башлап җибәрде.
Мәче, әтәч, үгез, казның дуслыгы турында барган маҗаралар фольклор элементлары белән үрелеп бара. Балаларны татар халык авыз иҗатына җәлеп итү, аларга үзара дуслыкның кыйммәтен төшендерү әкиятнең төп максатлары. Минзәлә театры режиссеры Альберт Сәхәбетдиновның биредә куйган “Ничек баһадир булырга?” дигән беренче әсәре яшь тамашачыга ничек ошаса, әлеге әкият тә уңышлы чыгар дип ышанабыз. Премьера көнен аерым хәбәр итәрбез.