“Бакча бинасы ике блоктан торачак. Хәзер объектта ике стена арасындагы бушлыкны тыгызлап тутыру эшләре алып барыла, ә “Б” блогында өч кирпеч калыплыгында тышкы стеналар торгызыла, түшәмә плитәләре салына. Төзелеш материаллары вакытында китерелә, эш график буенча бара”, - дип сөйләде баш инженер Александр Сидоров. «А» блогында стеналар күтәрелә башлаган, объектта 80 кеше эшләсә дә, өстәмә эшче куллар барыбер кирәк булачак әле. Бу мәсьәлә буенча редакциягә 9 нчы санлы балалар бакчасы мөдире Надежда Калинина мөрәҗәгать итте. “Әлеге бакча “Юл картасы” дип аталган федераль программа ярдәме белән төзелә, финанслау да әлеге программа аша алып барыла. План буенча төзелеш агымдагы елның 1 сентябренә төгәлләнергә тиеш. Планлаштырылган вакыттан тайпылмас өчен төзелешкә квалификацияле ташчылар, плотник-бетончиклар, эретеп ябыштыручылар бригадысы кирәк. Алар “Гарант Плюс” ҖЧҖ оешмасы белән килешү төзергә тиешләр. Төзүчеләр эш урынында кайнар аш белән тукланалар. Хөрмәтле минзәләлеләр һәм райондашлар! Без сезнең ярдәмгә ышанабыз. Яшь минзәләлеләребез өчен әкияти сарай төзергә ярдәм итәрдәй тәҗрибәле төзүчеләр байтак бит безнең районда”, - ди ул.
Объектның генераль подрядчысы “КамГэсЭнергоСтрой”, субподрядчы – “ГарантПлюс” ҖЧҖ, җитәкчесе – Николай Секунов.