2003 нче елдан бирле эшләп килүче “Тургай” приютын малайлар-кызлар үз итә, нарасыйларга гаиләдә җитмәгән наз, игътибар, ярдәм күрсәтелә биредә. Приютта эшләүче 40 хезмәткәрнең дистәгә якыны учреждение ачылганнан бирле эшли. Учреждение 31 балага исәпләнгән, балалар дүрт төркемдә, 16 тәрбияче алтышар сәгать сменага бүленеп тәүлек буе эшли, балалар бер минутка да ялгыз калмый.
Биш ир-ат тәрбияче булуы – үзе горурлык. Алай гына да түгел, ата тәрбиясе, авторитеты булмаган гаиләләрдә тәрбияләнгән балалар ир-атка ныграк тартыла төшә.
Шуларның берсе – тренерлары Рөстәм Хәмидуллин җитәкләгән татарча көрәш секциясенең уңышлары күренә, хәтта кызлар да йөри икән көрәшкә. Спорт җиһазлары өчен аерым бүлмә. Сәйлән белән тегү- чигү, төрле түгәрәкләр өчен аерым шартлар тудырылган бүлмәне күреп ис китәрлек. Нинди генә очрак булмасын, гаиләдән вакытлыча яшәргә килгән бала эш күнекмәләре алырга тиеш. Шуның өчен приютта хезмәт тәрбиясе беренче урында тора. Бу аларның холык- фигыльләрен, кызыксынуларын, сәләтләрен ача. Күргәннәремне санап һәм аңлатып бетерерлек кенә түгел. Компьютер залы булдырылган. Дөрес әлегә бу заман техникасы күп түгел, әмма аларга заказ бирелгән. Патриотик тәрбия бирү дә читтә калмаган, барысы да уйланылган, бу җәһәттән, биредә музей булдырылган. Аның җитәкчесе Рафаэль Нуриев балалар белән берлектә шушы җирлектә яшәүче кешеләрдән борынгы әйберләр белән аны тулыландырып тора.
Балалар иҗат иткән эшләнмәләрне дә күреп сокланмаслык түгел. Бу эшләрнең башында торучы хезмәт буенча инструктор – Галина Параниди.
Медикларның эш урыннарын, ашханә, йокы, уен бүлмәләрен карагач, биредәге уңайлыклар, шартлар, мөмкинлекләрнең кызыктырырлык һәм көнләштерерлек икәнлеген аңлыйсың. Сер түгел, авыр тормыш хәлендә калган балаларның күпләренең мондый уңайлыклар күргәне дә булмагандыр. Медицина персоналына килгәндә, алар биредә бишәү: кабул итү бүлекчәсе мөдире Гөлчәчәк Шәйхуллина, өлкән шәфкать туташы Илсөяр Фәттахова, Халидә Зыятдинова, Галия Шәрифуллина, Наталья Красильникова балаларны тәүлек әйләнәсе күз уңында тоталар. Шәһәрдән педиатр Роза Әюпова килеп эшли. Һәр бала диспансеризация уза, аның өстенә чыныктыру процедуралары ел әйләнәсе дәвам итә. “Тургай” социаль балалар приютында бүгенге көндә 3-18 яшьлек 29 бала тернәкләнү уза (21 гаилә патронажда тора), 40 хезмәткәр эшли
Француз дәресләре һәм волонтерлык
Учреждениенең инновацияле эшчәнлеге турында һәр почмак, һәр бүлмә, стеналардагы күпсанлы күргәзмә материаллар да ачык сөйли. “РИТЭК” проектлары грантларын алар инде өч ел рәттән оталар, быел да яңа проект әзерлиләр. Тәрбия һәм тернәкләндерү эше буенча директор урынбасары Эльмира Гатауллина башкарылган эшләре, уңышлары хакында горурланып сөйләде. Бүгенге көндә волонтерлык хәрәкәте төрле өлкәләрдә киң кулланылыш тапты, биредә дә “Социаль дозор” волонтерлык хәрәкәте дә яхшы эшли, читтән биш бала килеп, балаларга ярдәм итәләр, төрле чараларда катнашалар. Шулай ук тимурчылык хәрәкәте дә җанлы бара. Авылның ветераннарына, тыл ветераннарына Рөстәм Кадышев җитәкчелегендә төрле эшләрдә ярдәм итәләр.
“Тәрәзә артындагы дөнья” проекты да шушы кысаларда тормышка ашырыла. Конкурсларда катнашу үзенең нәтиҗәләрен бирә, исемле сертификатлар, төрле дәрәҗәдәге диплом һәм рәхмәт хатлары белән стена тулган. Әле генә Яр Чаллыда француз шигърияте кичәсендә катнашып, күршеләребезне шаккаттырып кайтканнар (костюмнары гына да ни тора!) “Тургай” волонтерлары сугыш һәм хезмәт ветераннарына, ялгыз әби-бабайларга кар көрәргә, бәрәңге утыртырга булыша. Бәйрәмнәрдә үз куллары белән ясалган бүләкләрне тапшырырга да онытмыйлар балалар өлкән буын вәкилләренә. Нечкә күңеллелек, игътибар, хөрмәт күрсәтергә өйрәнәләр алар әлеге очрашуларда. Волгоград, Казан, Алабуга шәһәрләренә, Раифа монастырена үзләре белән авылда яшәүче өлкәннәрне дә алып барганнар. Сәламәтлекләрен республика санаторийларында ныгыталар, елына ике тапкыр бара алалар, кайчак аннан да артып китә икән.
Нәтиҗәләр күз алдында
«Тургайлыларның» бүгенге тәрбия ысулы хезмәткә мәхәббәт, киләчәк тормышка ышанычлы адымнар белән атлап керү өчен психологик һәм практик әзерлеккә бәйле. Ике үгезләре, күптән түгел генә бозаулаган ике сыерлары бар икән. Балалар бик теләп дүрт аяклы җан ияләре тирәсендә олыларга булышырга тырыша. Приютның мини-фермасын булдыруда район башлыгы Айдар Салаховның роле зур.
“Тургайлыларның” үз кер юу цехы, мунчасы бар. Кер юу машинисты Зөлфия Нуриева мунчасын да үзе яга, үзе үк җыештыра да, бар эшне төгәл башкара ул. Ул да учреждение эшли башлаган елдан бирле хезмәт куя.
Җәен чәчәкләрнең ниндиләрен генә үстермиләр биредә! Һәр клумбаның, түтәлнең үз хуҗасы, тәрбияләүчесе була икән. Үз теплицаларында үскән кыяр-помидорларны ашханә өстәлендә күрергә була. Ашханәдә ике пешекче эшли, Лилия Хәсәнова, Рәмилә Мансурова, соңгысы исә унберенче ел хезмәт куя, аның тәмле ашлары, балаларга булган җылы мөнәсәбәте мак тауга лаек.
Җәен бакчада мәш килеп яшелчә, җиләк-җимешне мулдан үстерә икән тургайлылар. Үстерелгән җиләк-җимеш, яшелчәләрдән ясалган кайнатмалар, тозлаган кыяр, помидорлар кыш буена җитәрлек. Балалар күңелләрендә киләчәк тормышта югалып калмаслык итеп яшәр өчен ныгырга шәп адым бу. Бер сүз белән әйткәндә, кызларны – хуҗабикәләр, малайларны чын гаилә башлыгы булырга өйрәтеп тәрбиялиләр монда.
Күңелең кушмаса,
игелек кылып булмый
Хәйриячеләр турында сүз чыкканда, мохтаҗ балаларга ярдәм итүчеләр, теге яки бу бәйрәмне оештыруда, корылмаларны торгызуда ярдәм итүче изге йөрәкле шәхесләр күз алдына килә. Соңгы елларда районыбызда да андыйлар саны арта бара. Светлана Геннадьевна иң беренче итеп район Советы депутаты Равил Миңнехуҗинны атады. Фаил Сабиров, Эдуард Кузнецов, Радик Фәттахов, Гиоргий Куприянов, Вячеслав Чебашев, Яр Чаллыдан “Делко” компаниясе, ШЭ Василий Цыганов, Э.Р.Хөсәенов һәм башкалар. Район эчке эшләр бүлегеннән Ольга Гарнышева, Азат Гәрәев та “тургайлыларның” якын дуслары. Бу учреждениегә ярдәм итүчеләрне санап бетерү мөмкин түгел, исемнәре аталмаганнар үпкәләмәсеннәр. “Игелек кылуның чиге юк” дип юкка гына әйтмиләр. Янәшәдә менә шундый киң күңелле, олы йөрәкле шәфкать ияләре күбрәк булганда, тормышның үзәк өзгеч суыклары, аяктан егарлык ачы бураннары да артык куркытмас аларны.
Әти-әни дә
ярдәмгә мохтаҗ
Приютта әти-әниләр белән дә эш алып барыла. Ике социаль педагог – Эльза Галиева һәм Гөлсинә Галина балаларны гаиләгә кире кайтару юнәлешендә эшлиләр, “ата-аналар – алар безнең икенче гаиләбез”, диләр алар. Чыннан да, үзе дә авыр тормыш хәлендә калган әни кеше ничек итеп баласына дөрес юнәлеш бирсен ди? Тормыш төпкеленә төшкән өлкәннәр белән аралашып, аларга туры юл күрсәтүчеләр үзләре дә вазифаларының катлаулы булуын яшермиләр. Һәр бала өчен аның әнисе (әтисе дә) нинди халәттә булуын карамастан, кадерле, бердәнбер. Ялгышып аны яманлап кара, сабый күңеле һич кабул итми андый тискәре мөнәсәбәтне. Ата-аналар үзләре дә приют ишеген ачуга, һәр сүзгә, гамәлгә шикләнеп карый, баламны миннән тартып алырга телиләр, дигән курку яши күңелләрендә. Әмма тора- бара бу шикләнүләр юкка чыга, күпләре үзләре үк ярдәмләшә башлый, чагыштыра, баладагы үзгәрешләрне күрә. Үзара элемтә югалмасын өчен ата-аналарга ешрак килергә тәкъдим итәләр. Шунысын да искәртү кирәктер, бүгенге көндә биредә тернәкләнү узучы балаларның дистәгә якыны үзләре сорап, теләп килгән бирегә.. Бу балалар эзсез югалмый, кайберәүләр армия хезмәтеннән кайткач, күчтәнәчләр белән приютка киләләр, шәһәрдә күрсәләр, хәл-әхвәл сорашалар, аралашалар.
Саубуллашканда, Светлана Геннадьевнадан бирегә килүче балалар санының арту яки кимү тенденциясе белән кызыксынуыма ул: “Ул сан бик артмасын иде, нишлисең, тормышларын без үзгәртә алмый торган гаиләләр бар шул. Ә шулай да, баланы ата-анадан аеруга каршы мин. Тәртипсез тормыш алып баручыларның ул- кызлары вакытлыча бездә булганда, аларның акылга килергә мөмкинлеге бар, сабыйларын кабат үз яннарына ала алалар. Нарасыйларны балалар йортына алып китүгә караганда, тәрбиягә алырга теләүче гаиләләр яки үз ата-анасына кайтару ягында мин, – диде ул. – Ничек кенә күңелсез, аяныч тоелмасын, бүгенге мул тормышта да балалар һәм үсмерләр өчен социаль приютларны саклап калу зарурлыгы бар әле”.