Бәрмәнчек якшәмбесе

2014 елның 14 апреле, дүшәмбе

13 апрель – Бәрмәнчек якшәмбесе. Олы көнгә бер атна кала билгеләп үтелә. Бу Аллаһ Иисус Христосның тантаналы төстә Иерусалимга кергән көне. Бу көнне дингә ышанганнар Коткаручыны үлемне Җиңүче буларак данлыйлар, чөнки ул Иерусалимга кешеләрнең гөнаһлары өчен үләргә һәм яңадан терелү өчен килә. Бу гамәле белән ул кешелекне үлемнән һәм мәңгелек газаплардан коткарырга тели.

Яшь ишәктә барган Христосны, кулларына пальма ботаклары тотып, бик күп кеше озата бара һәм каршы ала, алар шушы ботакларны, киемнәрен Христос барган юлга җәяләр.

Россиядә пальмалар үсмәү сәбәпле, бу агач ботаклары “тал песие” ботаклары белән алыштырыла. Тал ботакларын әзерләү – үзе бер бәйрәм йоласы. Якшәмбе алдыннан изгеләндерү өчен су буенда үскән яшь тал агачыннан ботаклар сындырып алынган. Зират яныннан, агач кәүсәсендә куыш булган һәм суга сыгылып торган агачлардан ботак сындырып алырга ярамаган, чөнки төнлә аларда су җеннәре ял итә дигән ышану булган. “Тал песие” чәчәк атарлык һава торышы булмаса, бәрмәнчек якшәмбесенә кадәр тал ботакларын өйгә алып кереп, аларны чәчкә аттырырга кирәк.

Гыйбадәтханәләрдә, бәйрәм алдыннан, шимбә кич белән “песиле таллар” изгеләндерелә һәм халыкка таратыла. “Песиле тал” ботаклары им-дәва көченә ия дип исәпләнә. Өйдә авыру бала булса, аны тал изгеләндерелгән суда коендырганнар. Баш авыртканда тал чыбыгын башка куйганнар яки баш киеме астында йөрткәннәр. Буыннар авыртканда тал чыбыкларын шул төшкә урап куйганнар. Тал бөреләре дә дәвалау үзлегенә ия. Бәрмәнчекнең ”песиләрен” ипи эченә салып пешергәннәр. Әгәр дә кеше тугыз “песи” ашаса, бизгәк белән авырмаган. Балага узмаган хатыннарга да изгеләндерелгән бәрмәнчек “песие” ашарга киңәш иткәннәр. Ачылып килгән “тал песиләре”ннән бәрмәнчек боткасы пешергәннәр.

Бәрмәнчек чыбыкларын өйдә саклаганнар, алар йортны яшеннән, яман көчләрдән саклый дип ышанганнар. Чыбыкларны шулай ук мал сараена да куйганнар, беренче тапкыр көтүгә куганда, тал чыбыкларын малларга ашатканнар.

“Тал песиен” бер ел буе саклаганнар. Икенче елда аларны яндырганнар, яки агымсуда агызганнар. Күл һәм буаларга аларны салырга ярамаган.

Элек-электән үк җиргә утыртылган тал чыбыгы уңышны саклый дип ышанганнар, утка ыргытылган чыбык – утны җиңә. Давылга, җилгә каршы ыргытылганы җил-давылны куа дип юраганнар. Бозлы яңгыр яуганда бәрмәнчек талларын ишегалдына ыргытырга яки тәрәзә төбенә куярга кирәк.

Бәрмәнчек якшәмбесендәге ышанулар

* Әгәр дә көн җилле, ә иртән катырган икән, сабан ашлыгы яхшы булачак.

* Әгәр төнлә катырып, җирдә тиз уалучан боз барлыкка килсә – кыяр һәм кәбестә уңар, бу яшелчәләр тозлау өчен дә яхшы булырлар.

* Бу көнне җилле булса, җәй давыллы булыр.

* Көн җылы һәм кояшлы булса – җәй матур килер, җиләк-җимеш мулдан булыр.

* Бәрмәнчек көнне тал утыртырга ярамый, үзеңә кайгы чакырырга мөмкинсең.

Бәрмәнчек якшәмбесе – бөек бәйрәм. Бу көнне эшләргә ярамый, шулай ук кайнар ашлар да пешермәскә кирәк (ашауны бер көн алдан әзерләп, җылытып ашарга гына ярый). Бәрмәнчек якшәмбесе Бөек Пост вакытында билгеләп үтелә. Шуңа күрә бәйрәм өстәленә Постта ашарга яраган ризыклардан тыш, балык кына куярга мөмкин. Бәйрәм көнне чәч тарарга да ярамый.

Дингә ышанганнар бу көнне “тал песиен” храмнарга алып барып изгеләндерәләр һәм аларны бер ел дәвамында саклыйлар. Бу “тал песиләре” йортка иминлек, кешеләргә сәламәтлек алып килә дигән ышану бар.

Әгәр дә сез алдан “тал песиләре” әзерләп куя алмагансыз икән, ләкин үзегездә аларны бик тә булдырасыгыз килә икән – кайгырмагыз, моның өчен ике ысул бар:

1. Үзегез теләгән Храмга барып, аннан изгеләндерелгән бәрмәнчек “песиләре” алырга була.

2. Әгәр дә инде сез барысына да соңга калгансыз икән, табигатькә чыгып, кызгылт төстәге тал чыбыкларын эзләп табарга тырышыгыз. Тал таба алмасагыз, саргылт “тал песиле” соры төстәге агач – өянке ботакларын да алырга мөмкинсез, чөнки тал белән өянке охшаш агачлар. Чыбыкларны өегезгә алып кайтып куе­гыз, барысы да яхшы булыр.

 Материаллар mlady.net, pozdrav.a-angel.ru, shkolazhizni.ru сайтларыннан файдаланылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International