ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2014 ел
җомга
Җир закончалыкларын бозган өчен хәзер штрафларны Инфомат аша түләргә була.
Хуҗәмәт авылы мәдәният йортында 43 ел буена урта мәктәптә математика укыткан Сафия Газизованың чираттагы шигырь китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре, укытучылар кичәгә бик матур итеп әзерләнгәннәр иде
30 майга кадәр генә "Минзәлә" газетасына льготалы сумга язылырга мөмкин. Кыммәтле бүләкләр оту мөмкин.
Бәйгеләрнең бәйгесе булган халыкара олимпиадада катнашу бәхетенә мин быел икенче тапкыр ирештем. Узган ел 3 нче дәрәҗәле Дипломга ия булсам да, бу мине тынычланмарды, киресенчә, былтыргы олимпиада вакытында танышкан дусларымны күрү теләге ел буе мине дәртләндереп торды.
Бөтен хезмәт юлын китапханәче һөнәренә багышлап, хәзерге вакытта Минзәлә медицина училище-техникумында китапханә мөдире булып эшләүче Илсөяр Кәримова белән без бүгенге китапханәче һәм китап укучылар турында әңгәмә кордык.

"Олимп" теннис үзәгендә Сабиров Ф.Ф. һәм Сабирова Л.З. “Квадрат” база призларына Минзәлә районының мәктәп укучылары, урта махсус белем бирү уку йорты студентлары, оешма эшчеләре арасында зур теннис буенча ярышлар узды.

Россиядә дәүләт хезмәткәрләре өчен декларация кампаниясе төгәлләнде килә. Россия Президенты Владимир Путин узган елда 3,6 млн сум акча эшләгән. Премьер-министр Дмитрий Медведевның кереме – 4,2 млн сумга якын.

Коноваловка авылы эшмәкәре Фларис Шакирҗанов үзенең иганәче эшен дәвам итү юлында тагын бер адым ясады.

Кайсыбыз гына чын космонавтны күрергә хыялланмады икән? Күрергә генә түгел, автограф алырга, аралашырга, кызыксындырган сорауларыңны бирергә. Шундый мөмкинлек шәһәр мәктәпләренең 8, 10 сыйныф укучыларына бирелде. Очучы, космонавт-сынаучы Россия космосы космонавтлары отрядыннан Евгений Тарелкин, космонавт-сынаучы Сергей Рыжиков май урталарында киләсе очышка әзерлек максатыннан Минзәлә аэроклубына килделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International