Көн саен Минзәлә район игенчеләре 1700-2000 гектар бөртекле культураларны җыеп алалар.
Әлеге шигарь астында республика күләмендә халык җыеннары уздырылу дәвам итә. Чираттагысы Матвеевка һәм Николаевка авыл җирлекләрендә узды.
Юртау бистәсендә гомер кичерүче Гөлнәзирә һәм Васил Гареевларның иң зур байлыклары – аларның тырыш хезмәтләре һәм балалары.
Районыбызда узган ел полициянең участок уполномоченныйлары өчен административ-торак комплексы ике авылда төзелгән иде. Мондый төзелешләр республиканың ЭЭМ җитәкчелеге һәм ТР Президенты ярдәме белән тормышка ашырыла. Быел да районыбызда шундый ике йорт төзелде: берсе Кадрәк авылында, икенчесе Яңа Мәлкән авылында.
Яңа Мәлкән авыл җирлегендә күпфункцияле үзәкне тантаналы ачканда район башлыгы Айдар Салахов мәлкәнлеләргә шулай диде.
Бикбау, Аю авыл җирлекләрендә үткәрелгән халык җыенында район башлыгы урынбасары Фәис Вагыйзов мондый очрашулар район хакимиятенә кешеләрне борчыган көнүзәк мәсьәләләрдән хәбәрдар булырга ярдәм итә, диде.
Хуҗалыкларда терлекчелек тармагының алга китүендә мал табиблары, зоотехниклары һәм ясалма орлыкландыру технологларының да өлеше бәяләп бетергесез. Альберт Хафизов малларга битараф түгел, аларны чын күңелдән ярата, вакытында прививка ясый, кирәк даруларны бирә, яшь малларга аеруча игътибарлы, эш нәтиҗәсе дә яхшы.
“Казанцев” КФХсының 600 гектардан артык сөрү җирләре, 100 башка якын савым сыеры асрый торган сөтчелек фермасы, 50 баштан артык ат, ярыйсы гына ныклы матди-техник базасы, ындыр табагы һәм кулларыннан эш килүче булдыклы механизаторлары, терлекчеләре бар.
Минзәлә районының өч авылында спорт мәйданчыклары ачылды
2014 елның 14 сентябрендә бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау көнне нигезле сәбәпләр аркасында (отпуск, командировка, эш һәм уку режимы туры килмәү, дәүләт һәм җәмәгать эшләрен башкару, сәламәтлек торышы һәм башка шундый сәбәпләр) яшәү урыны буенча тавыш бирүчеләр списогына кертелгән сайлау участогына бара алмаган гражданнарга алдан тавыш бирү мөмкинлеге тудырылачак (Татарстан Республикасы Сайлай кодексының 1 нче пункты, 76.1 маддәсе).