Юртау бистәсендә гомер кичерүче Гөлнәзирә һәм Васил Гареевларның иң зур байлыклары – аларның тырыш хезмәтләре һәм балалары.
Әлеге гаилә шушы җирлектә өч дистә елдан бирле яши. Гөлнәзирә Тәүҗеман кызы төрле эшләрдә эшләп пенсиягә чыккан. Васил Вәлиәхмәт улы гомер буена механизатор, хәзер ул “Сөт иле-Минзәлә” агрофирмасының “Минзәлә” бүлекчәсендә эшли. Аларның куанычлары – дурт балалары да урта махсус белем алып, үз белгечлекләре буенча эшлиләр. Киләсе елда бергә тормыш коруларына 35 ел тула.
–Пар канатлы булу, тигезлектә гомер итү – зур бәхет бит ул. Хәзерге заман яшьләренә гаилә корып яшәргә бөтен мөмкинлекләр бар. Йорт салыйм дисәләр, дәүләт ярдәменнән файдаланырга була, ана капиталлары бирелә, болар барысы да дәүләтнең халык турында кайгыртуы нәтиҗәсе, – ди Гареевлар.
Флүрә МУСИНА