Халык гозерен тыңларга!

2014 елның 27 августы, чәршәмбе

Әлеге шигарь астында республика күләмендә халык җыеннары уздырылу дәвам итә. Чираттагысы Матвеевка һәм Николаевка авыл җирлекләрендә узды.

Халык җыеннарында җирлек проблемалары һәм төрле мәсьәләләр күтәрелә. Матве­евка авылы кешеләренең го­зерен тыңларга һәм аларны киләчәктәге эш планнарына теркәп куярга район башлыгы Айдар Салахов, ТР Дәүләт Со­веты депутаты Алмаз Шәрипов, ТР Халыклар Дуслыгы йор­ты директоры Ирек Шәрипов килгәннәр иде.

Район башлыгы җыенда кат­нашучыларны кыскача гына район тормышы, гамәлдәге про­граммалар белән таныштыр­ды. Шулай ук үз чыгышында бу авылда башкарылган эшләргә дә тукталды. ТР Дәүләт Сове­ты депутаты Алмаз Шәрипов үз алдына “Минзәлә халкына хезмәт итәргә” дигән бурыч куя. Моны ул үз эш-гамәлләре белән дәлилли дә. Ул безнең районга килгәнче якынча 15 мең гектар җир эшкәртелмичә ята иде, ә хәзер хәл чагыштырмача үзгәрде. Алмаз Хантимерович матвеевкалыларга борчыган мәсьәләләре булса, аларны үзенең электрон адресына юл­ ларга киңәш итте, аларны игъ­тибарсыз калдырмаячагын бел­дерде. ТР Халык-лар Дуслыгы йорты директоры үз чыгышында милли сәясәт һәм милләтара мөнәсәбәтләр хакында бәян итте. Кунаклар гомер буе авыл­да хезмәт куйган Шакировлар гаиләсенә бүләк тапшырдылар.

Матвеевкалылар, үз чира­тында, борчыган сорауларын әзерләп куйганнар иде. Бу – юллар төзелеше, урамнар яктыртылуы һәм башка шун­дый мөһим мәсьәләләр. Авыл кешеләре җитәкчелеккә сорау­лар биреп кенә калмыйча, баш­карылган эшләр өчен рәхмәт тә белдерделәр.

Николаевка авыл җирлегендә узган җыенда да шәхси со­раулар яңгырамады диярлек, күбесе авыл тормышы хакында иде. Чулпан авылына кадәрге өлештә һәм Николаевка авылы эчендә юллар төзү, Николаев­ка, Үртамак, Чулпан, Рус Каран авыллары урамнарын электр белән яктырту мәсьәләләре яңгырады җыенда.

Монда да иң яхшы гаиләләр- не тәбрикләү булды. Тырыш хезмәтләре өчен алдынгы сыер савучылар Ольга Титова (уңдагы рәсемдә һәм Эльвира Насый­ровага бүләкләр тапшырылды. Әлеге гаиләләр авылдашлары өчен үрнәк булып торалар. Эль­вира һәм Александр Насыйров­лар 4 бала тәрбияләп үстерәләр, авылда яшәргә яхшы шартлар тудырылган өчен район һәм дәүләт җитәкчелегенә рәхмәтле алар. “Авылда мәктәп, балалар бакчасы бар, эш белән тәэмин ителгәнбез, хезмәт хакыбыз да тотрыклы. Боларның бары­сы да президентыбыз Рөстәм Миңнехановның тырышлыгы нәтиҗәсендә”, – ди Ольга Титова. Ул ире белән өч бала тәрбияләп үстерә һәм авылда тулы тормыш белән яшәү өчен барлык шарт­лар да тудырылган дип саный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International