“Казанцев” КФХсының 600 гектардан артык сөрү җирләре, 100 башка якын савым сыеры асрый торган сөтчелек фермасы, 50 баштан артык ат, ярыйсы гына ныклы матди-техник базасы, ындыр табагы һәм кулларыннан эш килүче булдыклы механизаторлары, терлекчеләре бар.
Михаил Казанцев һәм аның белән бергә эшләүче иптәшләре Александр Аникин, Сергей Кузнецов безне көзге культуралар өчен җир әзерли торган басуда каршы алдылар. Алар бу пар җирен башта тирән итеп сөргәннәр, аннары ике кат тырмалаганнар, ике кат культивация ясаганнар, хәзер туфракны йомшарта торган агрегатны, ягъни лущильникны басуга көйләп кертеп җибәрделәр дә, безне үзләренең басулары белән таныштырырга алып киттеләр. Менә без сабан бодае басуына килеп җиттек, монда инде бодайның күп уңыш бирәчәге башакларның зурлыгыннан ук күренеп тора. Алар
бу басуга «Экадо-70» сортлы 2 нче репродукцияле бодай чәчкәннәр, бу бодай орлыгын алар Актаныш районыннан 2012 елда алып кайтып чәчкәннәр, хәзер бу орлык белән үзләрен генә канәгатьләндереп калмыйча, чит хуҗалыкларга да сатарга исәпләре. Әлеге басуның гектар куәте ким дигәндә 40 центнердан артык. Маҗын фермерлары инвес-торларга караганда яхшырак та эшли әле.
КФХ хезмәтчәннәре быел «Венец» сортлы борчак белән арпаны бергә кушып чәчкән, болай эшләгәч, борчак та җиргә ятмый, терлекләр өчен менә дигән катнаш азык та була. Әлеге 50 гектарлы борчак белән арпа катнашмасы гектардан 25 центнер уңыш биргән. Без аларның калган басуларын да карап йөрдек, һәр басуда да игеннәр күкрәп үскән, уңыш булачагы әллә каян күренеп тора, басуларында бер чүп әсәре күренми, чип-чиста.
Фермерларны чордашлар дип әйтергә була, алар – аерылмас дуслар. Аларның тормыш һәм хезмәт юллары бик охшаш, мәктәпне
тәмамлаганнар, агрономия, механизация белгечлеге үзләштергән-нәр, алар совхоз таркалганнан соң киңәшеп, фермер хуҗалыгы оештырып, туган авылларында хезмәт итәләр, иген үстерәләр, терлек үрчетәләр.
– Ел безнең өчен яхшы килде, – диләр алар. Болыннарда үләннәр күкрәп үскән, шуңа терлекләргә җитәрлек күләмдә азык тупланган, 400 тоннадан артык печән хәзерләп куйганнар. 40 гектардагы кукурузны да тиздән силос базына салырга исәпләре.
акцент
Быел яз аларга борчак орлыгы сорап, район хуҗалыкларының барысы да килгән. Әмма хуҗалыкларның да борчак орлыгы өчен түләргә акча ягы бик сай булган. ”Казанцев” КФХсында быел да борчак орлыгы әзерлиләр. Район башлыгы Айдар Салахов киләсе елга барлык чәчүлек мәйданнарының биш процентында борчак чәчүне таләп итә.
дыннан балалар өчен бик уңайлы мәйданчык ачарга булдык. Олег Ильин бригадасы тиз арада шушы мәйданчыкларны сафка бастырды. Җитештерү тармагы тагын да җанланып китсен, балалар учреждениеләре гөрләп торсын. Киләчәктә дә бергә-бергә эшләргә язсын, – диде Айдар Салахов.
Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов:
– Республикабызда 173 милләт вәкиле яши. Безнең Халыклар дуслыгы йорты – төбәкләрдәге үзәкләрнең иң зурысы. Эшче көчләр җитмәү сәбәпле, быел да Татарстанга 50 меңнән артык мигрант кертелде, ә бу исә милләтара мөнәсәбәтләрдә сизгерлек таләп итә. Милләтара мөнәсәбәтләр нык булганда, җирле халык яхшы яшәгәндә генә, тәртип, тынычлык булачак. Бөтен өмет сездә – авыл кешесендә. Авыл халкына игътибар да бермә-бер артырга тиеш, – диде үз чыгышында.
Дилфас ГАЛИЕВ