Минзәлә районының өч авылында спорт мәйданчыклары ачылды

2014 елның 26 августы, сишәмбе

Яшьләрне мәктәп яшеннән үк спортка җәлеп итү өчен бөтен уңайлы шартларны тудыру –безнең районда да мөһим юнәлешләрнең берсе. Бу уңайдан бүген Татар Мөшегесе урта мәктәбендә, Югары Тәкермән, Кадрәк гомумбелем мәктәпләрендә дәүләт программасы кысаларында спорт мәйданчыклары ачылды. 

Тантанада ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат, Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, район башлыгы Айдар Салахов, район башлыгы урынбасары Фәис Вагыйзов һәм башка рәсми затлар катнашты.

-Республикабызда 173 милләт вәкиле яши. Милләтара мөнәсәбәтләр нык булганда, җирле халык яхшы яшәгәндә генә, тәртип, тынычлык булачак, - диде үз чыгышында Ирек Илдус улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International