Хуҗалыкларда терлекчелек тармагының алга китүендә мал табиблары, зоотехниклары һәм ясалма орлыкландыру технологларының да өлеше бәяләп бетергесез. Альберт Хафизов малларга битараф түгел, аларны чын күңелдән ярата, вакытында прививка ясый, кирәк даруларны бирә, яшь малларга аеруча игътибарлы, эш нәтиҗәсе дә яхшы.
Альберт Хафизов күптән түгел Биектау районы Биектау авылындагы “Элита” ААҖдә узган терлекләрне ясалма орлыкландыру технологларының республика конкурсында катнашып, Харьков технологиясе буенча өченче урынны алып кайтты. Әлеге конкурста җиңгәне өчен ТР авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов аны LG маркалы зур кер юу машинасы һәм Диплом белән бүләкләде. Республика конкурсында ясалма орлыкландыру технологлары Европа һәм Харьков технологиясе буенча сыерларны каплаттылар. Альберт “Сөт иле Чулман” филиалы Тәкермән хуҗалыгында хезмәт куя, ул ике технология белән дә эшли белә. Харьков технологиясе гади ысуллардан санала, сперма аналыкка үтеп керә. Европа технологиясе Харьковныкына караганда камилләшкән технология. Хәзергесе вакытта да Альберт зоотехник булу белән бергә, ясалма орлыкландыру технологы вазыйфасын да алып бара. Узган ел ул каплаткан биш сыердан быел 50 килолы бозау туган (менә бит ясалма орлыкландыруның файдасы!) Альберт каплаткан сыерлардан туган бозаулар 100 процент саклана. Хуҗалыкта таналар белән дә эш яхшы оештырылган, быел биредә 100 дән артык тана төп көтүгә кертелгән.
безнең белешмә
Районыбызда ясалма орлыкландыру технологлары быел барлыгы 3267 баш сыерны каплатканнар. Районда узган ел каплатылган сыерлардан быел 2998 баш бозау алынган, шуларның 1454 башы – бикәч, калганы – үгез бозаулар. Бу быелгы планның 53 проценты дигән сүз
Лилия ХӘСӘНОВА,
район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты